Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Кичә. Бүген. Иртәгә

Шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затлар игътибарына

2014 елның 21 июлендә кабул ителгән 219 номерлы Федераль закон нигезендә барлык табигатьтән файдаланучы оешмалар, предприятиеләр тирә-юньгә негатив тәэсир итүче объектларны исәпкә кую турында заявка бирергә тиешләр.

Региональ дәүләт экологик күзәтчелеккә караган оешмалар, предприятиеләр заявканы ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына электрон төрдә тапшырырга бурычлылар. Электрон имза булмаган очракта заявка дубляжлана һәм ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсенә тапшырыла. Заявка тапшыру буенча инструкция rpn.gov.ru электрон адресы буенча кереп РФ Росприроднадзорның рәсми сайтында күрсәтелгән. Моннан тыш, заявка тапшырылмаган очракта, РФ КоАПның 8.46 маддәсе нигезендә административ җаваплылык та каралган.

Белешмәләр өчен ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсенең телефоны: 8(84374)3-34-46.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхси эшмәкәрләр юридик затлар