Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

9 машина йөртүче төрмәгә утырды

Быелның үткән чорында гына да әлеге статья буенча 95 шофер җавапка тартылган.

Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсе күп шоферларга таныш. Анда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен машина йөртүчеләргә бирелгән штрафларны вакытында түләмәгән өчен җаваплылыкка тарту турында әйтелә.
Гаепләнүчеләрнең “хәленә” керү максатыннан Хөкүмәт яңа закон да кабул иткән иде. Штрафың белән 20 көн эчендә исәп - хисап ясыйсың икән, ул вакытта штраф суммасының 50 процентын гына түләргә туры килә. Ә менә билгеләнгән вакытта, яъни 60 көн дәвамында да гөнаһыннан арынмаучылар ул сумманы икеләтә арттырып түлиячәкләр, яки унбиш тәүлеккә кадәр кулга алынуга, яисә илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә тартылуга китерә. Мондый эшләрне җәмәгать судьясы карый. Суд хокук бозучының үзеннән башка да үтә, судьяга эшне карау көне һәм вакыты күрсәтелгән хатның хокук бозучыга җибәрелгән булуын белү генә кирәк. Юл-патруль хезмәте инспекторы төзегән квитанцияне яки карарны игътибарсыз калдырган, шулай ук суд приставына эләкмәгән машина йөртүчене исә киләчәктә тагын да зуррак җаваплылык көтә. Шуңа күрә штрафларны һичшиксез үзвакытында түләргә кирәк, дип кисәтә ЮХИДИ нең Чүпрәле районы буенча бүлеге башлыгы, полиция майоры Анатолий Михайов. Тик нигәдер машина йөртүчеләрнең кайберләре моны аңлап җиткермиләр. Быелның үткән чорында гына да әлеге статья буенча 95 шофер җавапка тартылган. Шуларның 9 – ын 15 тәүлеккә кадәр төрмәгә утыртканнар, алтысы мәҗбүри эшкә тартылган, ә калганнары штраф суммаларын икеләтә арттырып түләгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев