Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

15 май - Халыкара  гаилә көне

Гаилә бәйрәме - бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер мәртәбә искәртү ул.

Бу  көн Россиядә 1994 елдан  бирле  билгеләп үтелә. Бу  заманда  һәр кешегә кайтып сыеныр өчен җылы учак, тыныч почмак булуы кирәк. Ни генә булмасын, кеше үз гаиләсе кочагында ял итә, рухи көч җыя. Күп илләрдә таралган афәт – коронавирус чире кеше өчен гаиләнең никадәрле кыйммәтле һәм кирәк булуын тагын бер тапкыр исбатлады. Күп кенә гаиләләр шушы шартларда тагын бер кат сыналып, гаилә эчендәге мөгамаләләрне ныгытты.

Гаилә бәйрәме дә бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер мәртәбә искәртү өчен тәгаенләнә.

Районыбызда сигез меңнән артык гаилә исәпләнә. Аларның күбесе тормыш юлыннан гомер буе матур итеп атлаучылар, пар канатлы, бер-берсеннән башка яши алмаучы, бер-берсенә кайгыртып, яратып эндәшүче матур гаиләләр.

Кызганычка, гаиләләрнең барысы да аякларында нык басып тормыйлар әле. Шуңа күрә дә бүгенге көндә аның ролен һәм әһәмиятен күтәрү, кыйммәтләрен яклау беренче планга чыга. Барлык дәүләт структураларының һәм бигрәк тә социаль яклау органнарының эше нәкъ менә шуңа юнәлтелә. Районыбызда гаилә ныклыгын, өлкән буын белән мөнәсәбәтләрне чагылдыручы гаилә бәйрәмнәре традициягә кереп китте. Торак төзелеше ветераннарны гына түгел, яшь гаиләләрне дә тораклы итәргә мөмкинлек бирә. Гаиләне социаль яклау чаралары алга таба да киң планда гамәлгә ашырылачак. Һәрхәлдә, илкүләм игълан ителгән “Милли проектлар” шуны күздә тота.

Онытмагыз, парлы булганда гына кошлар матуррак сайрый. Гаиләсе булганда гына кеше үзен бәхетлерәк хис итә. Парлы булып, балалар үстереп яшәүләр язсын һәркемгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев