Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - Гаилә елы
Кичә. Бүген. Иртәгә

Яңа Чүпрәле авылы мәчете телефонлы булды

Заманабыз фән - техника прогрессы кичергән чорда элемтәсез яшәү мөмкин түгеллеге һәркемгә мәгълүм.


Хәзер район үзәгеннән иң еракта урнашкан авылларда яшәүче карт - корыларның да өенә телефон элемтәсе кергән. Кәрәзле элемтә турында әйтеп торасы да юк. Яңа Чүпрәле авылындагы мәчет тә шушы көннәрдә генә телефонлы булды. Ни дисәң дә, мәчет бит ул җәмәгать урыны, анда халык йөри, хуҗалык эшләрен дә алып барасы бар, хәл итәсе проблемалар да җитәрлек. Кыскасы, элемтәсез яшәү замана кануннарына да туры килми хәзер. Һәркем үз кесәсендә кәрәзле телефон йөртә. Ул безнең һәрчак иң якын "дустыбыз" шикелле, аннан башка бер сәгать тә яшәп булмый кебек. Кайвакыт: элек елларда телефонсыз ничек яшәдек икән, дип уйлап та куябыз. Яңа Чүпрәле авылының ветераннар советы башлыгы Җәүдәт Мөдәрисов мәчеткә телефон тоташтыруны күптән максат итеп йөри. Аның өчен чыгымнар суммасы да бар бит әле. "Игелекле эшнең иртәсе - киче юк. Изгелек иткән юлда калмас, диләр. Ярдәмнәрен сорап мөрәҗәгать иткәч электр элемтәсе начальнигы Алмаз Вәлиуллов, техникум директоры Рамил Ахметов, эшмәкәрләрдән Рәшидә Аббазова, Ринат Бикмөхәммәтов, Ринат Сәнатуллин һәм Фәнис Әмирханов шунда ук ризалыкларын белдерделәр. Авыл ветераннары исеменнән аларга ихлас рәхмәтләремне җиткерәсем килә",- ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев