Кышкы сезонда юл һәлкатләре 20 процентка арта
Җәйге чор белән чагыштырганда юл-транспорт һәлакәтләре кышкы сезонда 20 процентка арта.
Кышкы сезонда көн озынлыгы, ягъни якты вакыт кыскара, күз күреме начарлана. Шоферлар-куркынычсыз тизлек сайларга, ә җәяүлеләр үз-үзләрен тотышның машина йөртүчеләр өчен көтелмәгән хәрәкәт булачагын истән чыгармаска тиешләр. Караңгы вакытта киемдә яктылыкны кире кайтаручы элементлар (мәсәлән, браслетлар) файдаланырга киңәш ителә. Фаралар якыннан күрсәтү режимында янганда, җәяүлене 25-30 метрдан күреп була. Ә яктылыкны кире кайтаручы элементлар бу ераклыкны 130-140 метргача арттыра. Фаралар еракка яктырту режимында ул ара 400 метрга кадәр җитә.
-Мондый элементлар куллану җәяүлеләрне бәрдерү куркынычын 65 процентка киметә. Юлларда сак йөрегез,-ди ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Анатолий Михайлов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев