Электрон эш йөртү уңайлырак
Агымдагы елның яртыеллыгында Татарстан Республикасы Кадастр палатасына электрон төрдәге гариза-мөрәҗәгатьләр 6 тапкырга артып киткән.
Бу үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда 37 процентка күбрәк.
-Росреестр порталы аша кабул ителгән документлар ведомство эшчәнлегендә мөһим өлешнең берсе,-ди идарә җитәкчесе Ленара Музафарова. -Димәк, чиратлар кими, халык үзенә кулай һәм җайлы алымны сайлый. Kadastr.tatarstan.ru ведомство сайтында портал аша хезмәт күрсәтүче кадастр инженерларының исемлеге белән танышып була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев