Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучылары "Мин татарча сөйләшәм" акциясенә кушылды

Татарстан Республикасында татар телен өйрәнүне һәм куллануны киңәйтү максатыннан 21 февральдән 26 нчы апрельгә кадәр республика күләмендә "Мин татарча сөйләшәм" акциясе үткәрелә. Әлеге акциягә Иске Чүпрәле беренче номерлы урта мәктәбе укучылары да кушылды.

9 нчы сыйныф укучылары Смирнова Дарья һәм Катина Светлана 4 нче сыйныф укучылары арасында "Зирәкләр һәм Тапкырлар" бәйгесе уздырдылар. Әлеге бәйгедә башлангыч сыйныф укучылары Татарстан Республикасы, татар теле буенча сорауларга бик оста җавап бирделәр, табышмакларның җавапларын әйттеләр, үзләренең шигырь сөйләү һәм җырлау буенча осталыкларын күрсәттеләр.

5-7 сыйныф укучылары исә, татар теле һәм әдәбияты укытучылары Яруллина Ф.М., Шәрапова А.Н. җитәкчелегендә "Кояшкай" балалар бакчасында, даруханәләрдә, кибетләрдә һәм башка оешмаларда булдылар. Балалар бакчасында уртанчы һәм мәктәпкә әзерлек төркемендәге балалар татарча шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Мәктәп укучылары аларга татар телен яхшы белү кирәклеген аңлатты. Ахырда аларга "Татар телендә иң кирәкле 150 сүз" дигән буклет тапшырылды. Ә оешмадагы хезмәткәрләр "Татар телендә еш аралашасызмы?", " Татар телен яхшы белергә кирәкме? " дигән сорауларга "Әлбәттә, кирәк, чөнки без Татарстанда яшибез, татар теле-дәүләт теле ул,"- дип җавап бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акция мин татарча сөйләшәм