Ул үлемгә китерә
26 июнь-Халыкара наркотиклар һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне һәм ул, БМОның Генераль Ассамблеясы карары белән, 1987 елдан билгеләп үтелә.
Бүгенге көндә наркотиклар кулланучы кешеләр барлык чордагыга караганда да күбрәк һәм аларның төп өлешен яшьләр тәшкил итә. Яшьләр белән наркотиклар арасындагы бәйлелек күп төрле сораулар тудыруга этәрә. Мәсәлән: Ни өчен нәкъ менә яшьләр наркоманлыкка тиз бирешүчән? Наркотиклар элек-электән үк әзерләнгән һәм кулланылган, әмма бүгенге кебек афәт төсе алмаган? Әлеге сорауларга ачыклык кертү максатыннан без табиб-эпидемиолог ярдәмчесе Галина Егоровага мөрәҗәгать итәргә булдык.
-Психотроп матдәләр-алар кешенең уйлау-фикерләвендә, тоемлавында, хәрәкәтендә үзгәрешләр барлыкка китерүчеләр. Әлеге матдәләрнең бер төрлеләрен наркотиклар дип атыйлар, ә менә алкоголь һәм тәмәке куркыныч булып саналсалар да, наркотиклар рәтенә кертелми.
Бүген наркотик матдәләр составында күбрәк синтетик матдәләр кулланыла, шуңа да ул кеше организмын агулау буенча аеруча куркыныч санала. Ә менә элек аларны үсемлекләрдән генә әзерли торган булганнар. Шулай ук, кулланылыш өлкәсе дә элек күбрәк медицина һәм сугышлар вакытында хәрбиләр өчен булган. Бүген исә күбрәк яшьләр наркотик матдәләрне бары тик күңел ачу өчен кулланалар.
Наркотик матдәләрне куллану сәламәтлек өчен тискәре йогынты ясый. Ашказаны авыруларыннан башланып, аның нәтиҗәсе СПИД яисә "С" гепатитына барып тоташачак һәм билгеле бу үлем беләм тәмамланачак.
Наркотик кулланган кеше үзенең холкын контрольдә тота алмый һәм теләсә нинди башбаштаклык эшләргә мөмкин. Соңгы елларда, наркотик матдәләрне таратучылар нинди генә юлларга бармыйлар-төрле-төрле сагызлар, таблеткалар уйлап табалар, аларны сатуга чыгаралар. Кызганыч, яшьләребез шуларга кызыга яки бер-берсеннән калмаска тырыша. Наркотик матдәләрне татып карыйлар, ахыры ни белән бетәсен уйламыйлар. Моннан тыш, яшь организм бар нәрсәне тиз кабул итүчән булса, шул рәвешле тиз бирешүчән дә, ягъни бәйлелек барлыкка килә дигән сүз.
Яшьләребезнең әлеге афәттән сак булуларын телисе килә. Күбрәк бу турыда методик әсбаплар укысыннар иде, сәламәтлекләрен сакласыннар иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев