Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Укытучылар көне

5 октябрь - Бөтендөнья укытучылар көне буларак билгеләнеп үтелә. Әлеге көнне билгеләү ЮНЕСКО тарафыннан 1994 елда кабул ителә.

Укытучылар көнен үткәрү мөгаллимнәрнең җәмгыятьтәге хәленә, мәгариф өлкәсенә булган игътибардан чыгып башкарыла. Әлеге көнне 100дән артык дәүләт бәйрәм итә. Бәйрәм кысаларында шимбә көнне район мәдәният йортында концерт булачак.

Бүген республика буенча гомумбелем бирү учреждениеләрендә 40 меңгә якын укытучы белем бирә, шуның 15 меңнән артыгы авыл җирлегендә хезмәт итүчеләр.

Безнең районда исә педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнүче хезмәткәрләр 477әү исәпләнә. Укытучылар көне кысаларында Галиәскәр Камал исемендәге татар дәүләт театрында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу оештырылачак. 5 октябрь көнне үтәчәк әлеге чарада безнең районнан да укытучылар катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучылар көне