Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Тарих буйлап

Һәркемгә көчле, үсешкә һәм бөтенлеккә йөз тоткан бердәм дәүләт кирәк. Моның өчен яшькә, дингә, һөнәргә, тормыштагы максатларыбызга карамастан, без илебез язмышы өчен җаваплылык тоеп яшәргә тиешбез.

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Яңа Кәкерле урта мәктәбендә, төрле чаралар уздырылды. Рәсем ясау, инша язу конкурслары, олимпиадалар оештырылды. 2, 4 сыйныфларда-"Россия Федерациясе дәүләт символлары", 3нчедә -"Ватаныңны хөрмәт ит!", 5, 6нчыда-"Дан сиңа, Ватаныбыз безнең!", 7нчедә-"Петр I. Россия империясенең барлыкка килүе", 8нчедә-"Халыклар бердәмлеге көне", ә 9нчыда "Россия демократик җәмгыять һәм Хокукый дәүләт төзү юлында" дигән темаларга сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Бу чараларда укытучылар да, укучылар да үзләрен уңай яктан гына күрсәттеләр, бик актив булдылар. Алар да һәм мәктәп җитәкчеләре дә канәгать калдылар. Бигрәк тә викторина рәвешендә үткәрелгән тарих дәресе (җаваплы укытучы-И.З.Закиров), "1612нче ел" дип аталган кинодәрес (җитәкчесе Р.Ш. Абдрахманов, И.З.Закиров) балалар тарафыннан зур кызыксыну белән кабул ителде. Бу чараларда инновацион технологияләр, презентацияләр, аудио-видеоязмалар файдаланылды. Шулай ук, бу көннәрдә яше җиткән балаларга, Яңа Ишле җирле үзидарә башлыгы Р.У.Мөхәммәтҗанов, мәктәп директоры Ш.М.Абдрахманов, "Тормыш иминлеге нигезләре" фәне укытучысы Р.А.Җамалетдиновның паспортлар тапшыру вакыйгасы да балалар хәтерендә озак сакланыр.

2012нче ел - Россия тарихы елы булганлыктан, мондый чаралар үткәрүне мин аеруча мөһим дип саныйм. Бу темаларга карата бездә балалар үзләре стенгазеталар да ясадылар. Бу көн илебез тарихында аерым бер бәйрәм булып кабул ителә. Моннан 400 еллар элегрәк, ерак бабаларыбыз чын батырлык кылган - Россиянең бердәмлеген саклап калган. Без үзебезнең тарихи үткәнебез белән горурланабыз һәм Ватаныбызның чәчәк атуы өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә тиешбез. Балаларда да патриотик хисләр тәрбияләүне бурыч итеп куябыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тарих