Сугыш эзләре буйлап
Һәр язның май аенда халык Җиңү көнен билгеләп үтә. Бу бәйрәм алдыннан Иске Ишле мәктәбендә "Сугыш эзләре буйлап" дигән сценарий куелды.
Иҗат отчетын мәктәп директоры Радик Мөхәммәтҗанов ачып җибәрде. Авыл халкын Җиңү бәйрәме белән котлады. Зал Бөек Җиңүгә карата стендлар белән бизәлде. Сценарийны Тәслия Шәрәфетдинова язды. Кичә сугыш чорында бер авыл өендә булган вакыйга белән башланып китте.
...Сугыш... Нинди авыр, каһәрле сүз. Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган. Сугыш... меңләгән шәһәрләрне җимергән, җир йөзендә гөрләп торган авыллар юкка чыккан.
Сценарийда хатын-кызлар сугышка киткән әтиләреннән, яраткан ирләреннән хәбәр көтәләр. Көтмәгәндә хат ташучы керә. Хат ташучы кулында хатлар. Хатлар арасында төрлесе бар. Үлем хәбәре килгән хатны Ана алгач:
Сыгылмады, һушсыз егылмады,
Хәтта еламады.
Хас булганча безнең татар хатыннарына,
Белгертмәде үз хәлен якыннарына.
Бу сугышта батырлык күрсәткән ветераннарыбыз, тылдагы хатын-кызларыбыз алдында баш иябез. Сезнең батырлыгыгыз аркасында без тыныч, матур тормышта яшибез. Яшәсен, җир йөзендә тынычлык!
Сценарийда рольләрне Иске Ишле укытучылары бик оста башкардылар. Халык бик яратып карады. Укытучыларга үзләренең рәхмәтләрен белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев