Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Календарьда дата

“Нәүрүз” чибәре- 2012

Нәүрүз- язның беренче бәйрәме. Кояш чыгып, үзенең нурларын бөтен җиргә чәчә, тамчылар тама, яз килә!

Шушындый матур көне Марс урта мәктәбендә дә "Нәүрүз" бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм ярышлар белән үрелеп дәвам итте, алар арасында "Сөйлә үзең турында", "Матур прическа яса", "Такмаклар", "Суган, бәрәңгене ничек итеп әрчисең?", "Яз җитә" рәсеменә, "Сорауларыңа дөрес җавап бир" һәм "Татар халкының милли ризыклары"на конкурс оештырылган иде. 5-11 сыйныфлар арасыннан "Нәүрүз таҗын" алу өчен берсеннән- берсе чибәр кызларыбыз катнашты. Бик күп кызлар грамота һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Ә инде "Нәүрүз чибәре- 2012" гә 10 сыйныф укучысы Эльвина Рәимова лаек булды һәм таҗ да аңа бирелде. Гомумән, бәйрәм истә калырлык итеп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәйрәмнәребез