Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Нәүрүз бәйрәме

Нәүрүз...Бу сүзнең мәгънәсе фарсыча "яңа көн" (нәү - яңа, рүз - көн) дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга - 21-22 мартка туры килә. Көнчыгыш календаре буенча әлеге төбәкләрдә язны каршылау язгы чәчү...

Башка еллардагы кебек Нәүрүз бәйрәме быел да 21 нче март көнне беренче номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә күңелле узды. Әлеге бәйрәм 9а сыйныфы укучылары катнашында үтте. Алиуллов Илфат- Ил агасы, Хайретдинова Эльвина- Илбикә, Ханбиков Рәзил-Кыр хуҗасы, Яруллина Айгөл-Кояш, Асадуллина Энҗе-Нәүрүзбикә ролендә булып, бу тамашаны язны каршылау, язгы чәчү эшләренә әзерләнү бәйрәме буларак күрсәттеләр. Бәйрәмне алып баручы-Сәлахова Айгөлнең шигырьләрне сәнгатьле сөйләве, Хакимова Ләйлә, Яфизова Алсуның татар биюен оста башкаруы , Фиргалеева Гүзәлнең матур җырлавы тамашачы укучылар күңеленә хуш килде. Бәйрәм татар халык уеннары, күңелле җырлар белән дәвам итте. Бәйрәм белән котлаулар, шигырь һәм такмаклар әйтү, җырлар җырлау, бию - барысы да милли йолаларны онытмау, кешеләрнең бер-берсенә ихтирамын, хөрмәтен чагылдыру өчен ярдәм итә, укучыларыбызда милли бәйрәмнәребезгә, гореф-гадәтләргә карата мәхәббәт тәрбияли.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәйрәмнәребез