Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Кулланучылар хокукларын яклап

15 март - Халыкара кулланучыларның хокукларын яклау көне.

1961 елда Ф.Кеннеди АКШ Конгрессында кулланучыларның дүрт төп хокукын билгеләп үткән: мәгълүмат алу, куркынычсызлык, сайлап алу мөмкинлеге һәм кулланучының үз дәгъвасын җиткерү хокуклары. 1983 елда 15 март календарьда кызыл дата булып теркәлә. Россиядә бу көн 1992 елдан, "Кулланучыларның хокукларын яклау турында"гы законны кабул ителгәннән соң, билгеләнә башлый. Агымдагы елда исә әлеге көннең юбилейлы 20 еллык датасы билгеләп үтеләчәк. Ел саен бу көн уңаеннан районда да төрле чаралар үтә, аерым алганда, күргәзмә-сатулар оештырыла. Быел исә мәктәп укучылары белән очрашулар каралган һәм 16 март көнне 2-30-81 һәм 2-22-91 номерлары буенча кайнар линия телефоннары көн дәвамында эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңалыклар