Космонавтика көнендә уникаль шәхес белән очрашу
"Туган якны өйрәнү" музеенда Р.Р.Субаев һәм Н.Ф.Усманованың инициативасы, тырышлыгы ярдәмендә, әледән-әле төрле файдалы чаралар үткәрелеп тора.
Сыйныф җитәкчебез З.А.Таҗетдинова белән бергә без, Иске Чүпрәле беренче урта мәктәбенең 7нче "А" сыйныфы укучылары, Космонавтика көне уңае белән оештырылган шундый чараларның берсендә катнаштык: районыбызның уникаль шәхесе - Иршат Закиров белән очраштык. И.З.Закиров безгә педагог, "Бөтендөнья татар конгрессы" Башкарма комитетының район бүлеге җитәкчесе, киң җәмәгатьчелек мәхәббәтен яулап З.Нури премиясенә лаек булган шагыйрь, композитор, Зариф Алимовның туганы буларак билгеле иде инде. Әлеге очрашуда Иршат абый безгә бөтенләй яңа ягы белән ачылды: армия хезмәтен Байконурда үткән икән бит ул! Ракеталар очканны, А.Леонов, Н.Рукавишников, Г.Иванов кебек чын космонавтларны үз күзләре белән күргән, Б. Волыновтан хәтта автограф та алган кеше! Бу хәбәрләрне ишеткәч, безне әйтеп бетергесез зур кызыксыну хисе биләп алды. Байконурда солдатларның төп бурычлары: саклау, төзелеш эшендә катнашу, техник хезмәт күрсәтүдән гыйбарәт була. Иршат абый безгә, бай презентация күрсәтә-күрсәтә, космонавтикага өлеш керткән райондашларыбыз: ракета двигательләре эшләүдә һәм аларны сынауда катнашкан академик Р.А.Гафуров, илебезнең ракета төзелеше өчен бик күп ачышлар ясаган академик И.Х.Фәхретдинов, физика фәннәре докторы М.Н.Фәтхуллин, авиация сәнәгате министры П.В.Дементьев турында да бик тәфсилләп сөйләде. Иршат абыйны тын да алмыйча тыңлап тордык. Әлеге очрашуда без космонавтикага өлеш керткән күренекле якташларыбыз хакындагы белемнәребезне тагын да ныгыттык һәм илебез үсешенә файда китергән тынгысыз кешеләр, шул исәптән, И.З.Закиров белән чиксез горурландык, аларга сокландык, алардан үрнәк алдык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев