Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Кечкенә генә оешманың зур эшләре

"Фламинго" җәмгыяте оешканга быелның январь аенда нәкъ 5 ел тулды. 2008 нче елда район җитәкчелеге инициативасы белән барлыкка килгән иде ул. Аңа җитәкчелек итү вазифасы да беренче көннән үк Альфред Низамовка йөкләнде.

Үзенең эшчәнлеге башында 4 хезмәткәрдән торган кечкенә генә коллектив шактый күләмле эшләр башкарырга сәләтле икәнлеген раслады. Аның балансына каты көнкүреш калдыклары полигоны тапшырылды, чүп-чар ташу өчен "КамАЗ" автомобиле һәм грейдер алынды. Сәләтле яшь җитәкченең эшне дөрес оештыруы нәтиҗәсендә шушы ук елның июнендә чәчәк үстерүчеләр, чүп-чар җыю һәм тротуарларны кардан чистарту буенча эшчеләр өчен тагын 9 эш урыны булдырылды.

-Нәкъ бер елдан соң каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм утильләштерү буенча лицензияле булдык, үзебез эшләп туплаган акчага "ДТ-75" маркалы чылбырлы трактор сатып алдык. Эшләребез тагын да җайланып китте. 2011 елда Иске Чүпрәле авылы җирлегенә караган торак пунктлар урамнарын яктыртуны да безгә йөкләгәч, тагын 3 эшче штаты булдырдык. Шушы ук елда Лизинг-грант конкурсында катнаштык. Әлбәттә, безнең өчен ул ниндидер дәрәҗәдә сынау да булды һәм район җитәкчеләренең ярдәме белән чүп-чар ташу өчен яңа "КамАЗ" маркалы автомашина оттык. Күргәнегезчә, бүген безнең "Фламинго" җәмгыяте төрле юнәлешләрдә эш алып бара. Юлларның торышын контрольдә тоту белән беррәттән, юл билгеләре кую, тизлек яратучы шоферларны кисәтү өчен асфальт юлга аркылы махсус жайланмалар урнаштыру, яктырткычларның даими эшләвен тәэмин итү, чүп-чар контейнерларын кую өчен мәйданчыклар төзү һ.б. безгә йөкләнгән. Кыскасы, бөтен хезмәтебез район үзәге халкының күз алдында. Дөрес, әлегә тәнкыйть сүзләре ишеткәнебез юк. Димәк, эшебездән халык канәгать.

Быел район үзәгендәге урам юлларын кардан арындыруны да безнең оешмага йөкләделәр, ә аларның гомуми озынлыгы 60 километрга якын. Шуның өстенә 3 километрлы җәяүлеләр тротуарын чистарту да безгә тапшырылды. Җитәрлек күләмдә техникабыз бар,-дип сөйли Альфред Альбертович.

Әйе, "кечкенә дә теш кенә" дигәндәй үтеп киткән 2012 ел әлеге җәмгыять өчен уңышлар елы булган. Башкарылган эшләр күләме 7 миллион сумга җиткән, 2008 нче ел белән чагыштырганда үсеш 4 мәртәбә арткан. Автопарктагы техника берәмлеге-2, эшче урыннар-5 һәм хезмәт хаклары 2 мәртәбә үскән.

-Әлбәттә, уңышларыбыз куандыра. Район башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов һәм Иске Чүпрәле авылы җирлеге башлыгы урынбасары Фәрит Галләмовның ярдәме булмаса хезмәт фронтын ул кадәр үк җәелдереп тә булмас иде,- ди җәмгыять җитәкчесе.

Реклама

...Әйе, кыш әле дәвам итә. Синоптиклар алдагы көннәрдә карлы-буранлы, салкын көннәр буласын фаразлый. Димәк, "Фламинго"чылар өчен "урак өсте" әле алда.

Иртәнге биштән үк, салкында торган техниканы эшләтеп, юлга чыгуы кыен түгелме дип сорыйм механизаторлардан.

-Юк,-диләр алар бер тавыштан. -Гараждагы техника яхшы кабына ул,-дип тә өстәделәр.

Җитәкчеләре дә төрле эшләрдә хезмәт куючы Людмила Фадеева, Ирина Ягашкина, Зөлфия, Ильяс һәм Илһам Айнулловларның, директор урынбасары Рамил Низамов, электрчылар Николай Скворцов һәм Ранис Насретдиновның, төрле маркадагы техникада эшләүче Ринат Әхмәтов, Николай Колпаков, Илфак Хәйруллин, Фәрит Алиәкбәров һәм Рамил Сәлимҗановның хезмәтеннән канәгатьлек белдерә.

Быелгы ел Россиядә, шулай ук Татарстан Республикасында да, экологияне тергезү һәм саклау елы дип игълан ителде. Чөнки халыкның тормыш сыйфаты беренче чиратта тирә-якның һәм һаваның чисталыгына бәйле. Бу уңайдан Альфред Низамовның үз фикере бар. "Экологиянең сакланышын тәэмин итү безнең хезмәткә турыдан-туры бәйле. Шуңа күрә бу бездән икеләтә җаваплылык таләп итә. Уйлап кына карагыз, дәүләт күләмендәге тупас хаталарның никадәр куркыныч фаҗигаләр китерүенә инандык инде. Мисал өчен 1957 елда Чиләбе янындагы "Маяк" предприятиесендә булган шартлауларны һәм аның бүгенге көнгә кадәр сиздергән зыянын, йә булмаса Чернобыль һәлакәтен искә төшерик. Шуңа күрә, тирә-як мохитне саклау темасының федераль дәрәҗәдә куелуы бик урынлы. Экологиядә экономияләргә ярамый. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, халыкның 25 процент сәламәтлеге тирә-як мохитның чисталыгына бәйле,-ди "Фламинго" җәмгыяте башлыгы Альфред Низамов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фламинго