Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Иң мөһиме–тыныч һәм имин яшик!

Эчке эшләр органнары хезмәткәре көне Россиядә һәрвакыт бөтен халык бәйрәме булып исәпләнде. Бу үзләренең гомерләрен аямыйча авыр хезмәт алып баручыларның бәйрәме. Полиция хезмәткәрләре чишкән мәсьәләләр беркайчан да гадәти булмады. Аларның эшчәнлегенә гражданнар хәвефсезлеге генә түгел, ә бөтен дәүләт төзелешенең ныклыгы, икътисад тотрыклылыгы һәм дәүләтнең хокукый нигезләренең какшамаслыгы да бәйле.

Полиция хезмәткәрләре җинаятьчелек, законсызлык белән көрәштә, хокук тәртибен, гражданнарның иминлеген һәм мәнфәгатьләрен саклауда һәрвакыт алгы сызыкта торалар. Быел хокук саклау органнары оешуга 95 ел тула. Эчке эшләр органнарының хезмәте һәрчак җәмәгатьчелек игътибарының үзәгендә булды. Шуңа да бурычыбызны үтәгәндә без гади гражданнарның мәнфәгатен күздә тотарга тиешбез.

Эчке эшләр министрлыгының тарихы батырлык һәм героизм үрнәкләренә бай. Бөек Ватан сугышы елларында аның хезмәткәрләре фронтларда дошманга каршы батырларча сугышты, тылда законлылык сагында торды. Тыныч көннәрдә дә алар җинаятьчелек белән көрәштә үзләрен аямый. Россиянең бөтенлеген саклау, Төньяк Кавказ төбәгендә иминлекне тәэмин итү, конституцион тәртип урнаштыруда да күп көч салынды. Безнең бүлекнең 28 хезмәткәре бу төбәктә терроризмга каршы операцияләр үткәрүдә катнашты. 3-се мондый катлаулы заданиене берничә тапкыр үтәде.

Аеруча җылы сүзләрне ветераннарыбызга әйтәсе килә. Без алар белән урынлы горурланабыз. Яшь буын хезмәткәрләрне тәрбияләүгә, һөнәри осталыкларын арттыруга керткән бәяләп бетергесез хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәбез. Отставкадагы милиция майоры Фарис Шакиров җитәкчелегендә 26 ветераныбыз яшьләр белән тәҗрибә уртаклашып, кирәк чагында ярдәмләшеп, киңәшләрен биреп торалар.

Агымдагы елның тугыз аенда безнең бүлек буенча барлыгы 1209 гариза һәм мөрәҗәгать теркәлгән. Үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда, теркәлгән җинаятьләрнең 24,2 процентка артуы күзәтелә. Безнең эшчәнлектә төп күрсәткечләрнең берсе булган җинаятьләрне ачу 85,6 процент тәшкил итте. Бу күрсәткеч-криминаль полиция линиясе буенча- 87,3, җәмәгать тәртибен саклау буенча-81,3, авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрне ачу буенча 95,7 процент.

Һәркемгә мәгълүм булганча, гражданнар ярдәм сорап, иң элек оператив дежурныйларга мөрәҗәгать итә. Аларның үз вакытында дөрес карар кабул итүе белән кешеләр язмышы, кайвакытта гомерләренең сакланышы хәл ителә.

Җәмәгатьчелек тәртибен саклауның алгы сызыгында булган патруль-сак хезмәткәрләренең эшендәге уңай нәтиҗәләрне билгелисем килә.

Полиция начальнигы Фәнис Миңнебаев җитәкчелегендәге хезмәткәрләр террористик актлар һәм җинаятьчел хокук бозулар булмасын өчен барлык тырышлыкларын куеп эшли. Җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең иң тәҗрибәле хезмәткәре-полиция начальнигының оператив эшләр буенча урынбасары, полиция өлкән лейтенанты Раиль Мөхәммәтҗанов җитәкләгән төркем, урлашулар, талаулар, кеше гомеренә кул сузу һәм икътисадый җинаятьләрне ачуда осталык күрсәтүе белән яшь буынга үрнәк булып тора.

Полициянең иң зур һәм иң җаваплы участокларының берсе-җәмәгать тәртибен саклау. Бу структурага беренче чиратта полициянең төбәк вәкилләре керә. Әлеге җаваплы хезмәт белән полиция капитаны Валерий Романов җитәкчелек итә. Урыннарда халык белән аңлашып эшләү, эчке эшләр бүлегендә исәптә торучыларга күзәтчелек итү-болар барысы да җинаятьләрне кисәтүдә ныклы нигез. Полиция майоры Лилия Хәлиуллова җитәкләгән балигъ булмаганнар эше буенча бүлек тә җинаятьләрне кисәтү өлкәсендә зур эш алып бара.

Елдан-ел район юлларында автотранспорт арта. Полиция капитаны Анатолий Михайлов җитәкчелегендәге ЮХИДИ хезмәткәрләрен, табигать шартларының нинди булуына карамастан, юлларда, үз хезмәтләре сагында очратып була. Үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда авыр нәтиҗәләр китергән юл-транспорт һәлакатләре 8 очрактан 1 очракка кадәр кимеде. Шулай ук эчке эшләр бүлеге эшчәнлегендә бик мөһим булган подразделениеләрдә хезмәт итүчеләр: бүлек штабы начальнигы Илсур Фәхретдинов, личный состав белән эшләү буенча Рамил Җәббаров, сак-конвой хезмәте җитәкчесе Алексей Долгов, финанс хезмәткәре Наилә Җиһаншинаның өлеше зур.

Һөнәри бәйрәмебез белән бүлекнең личный составын, ветераннарны ихлас котлыйм, дәүләтебез һәм халык өчен кирәкле булган җаваплы һәм авыр хезмәтләрендә уңышлар, гаилә иминлеге, сәламәтлек телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иминлек полиция