Ил иминлеген саклауга үз өлешләрен кертәләр
Һәр елны безнең илдә 8 апрель-Хәрби комиссариат хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә. Аның бай тарихы, Советлар Союзында беренче хәрби комиссариатлар барлыкка килгән 1918 елның шушы көненә барып тоташа. Кыска гына вакыт эчендә ил территориясендә аларның саны бик тиз арта.
Элеккеге СССР илләрендә хәрби комиссариатлар җирле хәрби идарә органы булып саналган. Аларга хәрби-мобилизация һәм призыв-исәп эшләре өчен җаваплылык йөкләнә. 1993 елда хәрби комиссариат хезмәткәрләре башкарырга тиешле бурычлар тагын да киңәйтелде. Сугыш елларында исә хәрби комиссариатлар алдына аеруча катлаулы һәм масштаблы бурычлар куела. Тыныч вакытта әлеге учреждениеләр армия сафларына чакыруны оештыру, запастагы офицерларны, рядовойларны һәм шулай ук район территориясендәге техниканы учетка кую белән шөгыльләнәләр. Моннан тыш аларның вазифасына социаль пландагы шактый гына бурычлар да керә. Хәрби комиссариатлар гражданнарны өйрәнү җыеннарына, контракт буенча хәрби хезмәткә чакыру, запаска чыккан хәрбиләрне социаль яклау кебек бик мөһим эшләрне дә башкаралар. Хәрби комиссариат хезмәткәрләре үз эшчәнлекләрендә төрле җәмәгать оешмалары һәм ветераннар советлары белән дә иңгә-иң торып эшлиләр. Безнең район комиссариаты тарихына күз салсак, ул 1940 елның 3 январенда оеша һәм аның белән җитәкчелек итү вазифасы капитан Ибрагимовка йөкләнә. Шул ук елның ноябрь аенда аны фронтка алгач, хәрби комиссар итеп өлкән лейтенант Фатыйх Әхмәтҗанов билгеләнә. Аннан соң да әлеге җаваплы вазифаны майор Закир Сәйдәшев (1944-1953), майор Григорий Платонов (1953-1954), майор Алексей Гусаров (1954-1961), майор Федор Тищенко (1961-1963), майор Василий Алексеев (1967-1969), майор Евгений Иванов (1969-1970), майор Виктор Поляков (1970-1972), майор Иван Ткаченко (1972-1973), майор Борис Лукманов (1973-1978), капитан Марсель Ганиев (1978-1981), майор Заһит Зарипов (1981-1984), майор Рәмзи Әнвәров (1985-1990), майор Рәис Фәизов (1990-1994), подполковник Марат Баһавиев (1994-1995), подполковник Мөнир Хәсәнов (1995-2002), подполковник Айдар Кәримов (2003-2007), подполковник Валентин Ляшенко (2007-2009) башкардылар. Соңгы елларда комиссариатны майор Вил Нуруллин җитәкли.
-Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан элек елларда хәрби комиссариатта күп хезмәт куйган офицерларны һәм барлык хезмәткәрләрне ихлас күңелдән котлыйм, нык исәнлек һәм гаиләләрендә иминлек телим. Ә хәрби комиссарларга килгәндә, алар ил күләмендә бара торган төрле кыенлыкларга да карамастан, үз бурычларын һөнәри осталык белән үтәделәр. Барлык күрсәткечләр буенча да уңай нәтиҗәләргә ирештеләр,-ди ТР Хәрби комиссариатының Чүпрәле районы буенча бүлеге начальнигы Вил Нуруллин. Әйтергә кирәк, соңгы берничә елда Вил Ринатович җитәкләгән бүлекнең уңышлары да күз алдында. Республика комиссариатлары арасында алдынгы урыннар яулавы, әлеге коллективның бердәм һәм максатчан эшләвен дәлилли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев