Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Календарьда дата

2013 безгә нәрсә вәгъдә итә?

Елан елы- ул акыллы һәм рациональ карарлар кабул итү чоры. Бу елда корылган гаиләләр нык һәм бәхетле, ә аларның балалары кече яшьтән үк талантлы була.

Башта кытай календаре буенча үзегезнең нинди билгегә туры килүегезне ачыклагыз:

Күсе (1948, 1960, 1972, 1984, 1996, 2008), Үгез (1949, 1961, 1973, 1985, 1997, 2009), Юлбарыс (1950, 1962, 1974, 1986, 1998, 2010), Куян (1951, 1963, 1975, 1987, 1999, 2011), Аждаһа (1952, 1964, 1976, 1988, 2000, 2013), Елан (1953, 1965, 1977, 1989, 2001),

Ат (1954, 1966, 1978, 1990, 2002), Кәҗә (1955, 1967, 1979, 1991, 2003), Маймыл (1956, 1968, 1980, 1992, 2004), Әтәч (1957, 1969, 1981, 1993, 2005), Эт (1958, 1970, 1982, 1994, 2006), Кабан (1959, 1971, 1983, 1995, 2007).

Күселәр өчен 2013 ел тыныч булачак. Күп нәрсәгә игътибар итмичә, сабыр гына үз хезмәтегезне башкарыгыз, "сабыр төбе- сары алтын" дигән гыйбарәне онытмагыз.

Үгезләргә 2013 елда акыл белән эш итү, һәр эшне башлар алдыннан "җиде кат үлчәп, бер кат кисү" таләп ителә. Кайбер очракларда булганы белән генә канәгатьләнергә туры киләчәк.

Юлбарысларны актив ел көтә. Барлык планнары да тормышка ашырга тиеш.

Куяннар өчен 2013 елда уңышсызлыклар уңышлар белән чиратлашып киләчәк. Шуңа да сабыр булырга, үзегез һәм башкалар ясаган хаталарны кабатламыйча, нәтиҗә чыгарырга өйрәнергә кирәк булачак.

Аждаһалар үз максатларына акрынлап, мөмкинлекләреннән чыгып ирешәчәкләр. Астрологлар зур максатларга ирешүгә өметләнмәскә киңәш итә.

Елан елында туганнар өчен 2013 ел уңай килә, әмма күбрәк үзләренә исәп тотарга туры киләчәк. Авырлыклар алдында югалып калмыйча, барысын да уйлап, яңабаштан башлау мөмкинлеге күп тапкырлар биреләчәк.

Ат елында туганнар өчен дә ел уңай киләчәк. Аларны карьера үсеше, социаль хәлләренең тотрыклануы көтә. Көчегезне, акылыгызны эшкә җигеп, алга барудан туктамагыз.

Кәҗә елында туганнарны 2013 елда төрле үзгәрешләр көтә, хыялларын тормышка ашыру өчен менә дигән чор.

Маймыл елында туганнар өчен бу елда активлык таләп ителә. Эш урыннары булмаганнарга эш табу мөмкинлеге арта.

Әтәчләргә киләчәкне кайгырту өчен менә дигән чор. Килеп туган авырлыклар алдында туктап калмыйча, алга баруны дәвам иткән очракта уңыш, әлбәттә, елмаячак.

Этләр өчен ел уртача киләчәк. Мөмкинлектән чыгып кына алга максатлар куярга, аларны тормышка ашырыр өчен күп көч куярга кирәк булачак.

Кабаннар өчен ел бик уңышлы, табышлы булачак. Ялгызлар парларын табачак. Һәр эштә дә беренче адымнарны кабаннарның үзләренә ясарга туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызнамә