Яңартылган чаңгы базасы чүпрәлеләрне шуарга чакыра
Кыш айлары- чаңгы-чана шуарга яратучыларга менә дигән мөмкинлек. Район халкы спортка тартылсын өчен җитәкчелек тә яңадан-яңа шартлар тудырып кына тора.
Әйтергә кирәк, спортның чаңгы төрләре буенча ярышлары районда шактый үткәрелә. Күбрәге ул Иске Чокалы авылы янәшәсендәге урманда оештырыла. Моңарчы биредә булмаган ут яктырткычлары мәсьәләсен дә ел башында хәл итте район җитәкчелеге. Исегезгә төшерәбез, әлеге уңайлыклар ТР чаңгы ярышлары һәм биатлон федерациясе президенты-"Сетевая Компания" җәмгыятенең генераль директоры Илшат Фәрдиевның ярдәме белән булдырылды.
Инде хәзер чаңгычылар өчен кереп җылыну, ял итеп алу мөмкинлеге дә барлыкка килде. Бу юнәлештә биредә элек елларда сафка бастырылган бина тулысынча яңартылды. Аның түбәсе, тәрәзәләре алмаштырылды, тирә-ягы төзекләндерелде. Әлеге эштә район спорт һәм яшьләр бүлеге, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, шулай ук "Акчарлак" йөзү бассейны хезмәткәрләренең дә зур тырышлык куюын билгеләп үтәргә кирәк. Алар әлеге чаңгы базасындагы эшләргә август аенда ук керешкәннәр иде һәм, ниһаять, чаңгы сезонына аны төгәлләделәр дә.
-Яктыртылган чаңгы трассасы һәр көнне эшләп тора. Киләчәктә исә база нигезендә чаңгыларны прокатка алу мөмкинлеге дә тудырылачак. Әле яңа гына видеокамералар урнаштырдык. Райондашларыбыз рәхәтләнеп, кичке 22.00 сәгатькә кадәр, эштән соң гаилә белән килеп саф һава сулый, чаңгыда шуый алалар. Һичъюгы кышкы урманга сокланып кайтырга мөмкин,-ди райондагы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе җитәкчесе Николай Хрисанов.
Районның спорт һәм яшьләр бүлеге җитәкчесе Руслан Вильданов:
-Спортчылар гына түгел, теләгән һәркемгә чаңгы шуу мөмкинлеге бар монда. Район үзәгендә ясалма бозлыклар булдырылды - тимераякта шуарга мөмкин. "Акчарлак" бассейнында да һәркем сәламәтлеген ныгыта ала. Инде менә хәзер чаңгы базасында да уңайлыклар барлыкка килде. Сәламәт яшәү рәвеше алып баручы райондашларыбыз артыр, алай гына да түгел, киләчәктә күренекле спортчыларыбызның уңышлары белән дә горурланырбыз әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев