Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Татарстанда "ЭКОяз2018" бәйгесендә актив катнашучыларны Экология министрлыгы бүләкли

Татарстанда экологик ике айлык кысаларында "ЭКОяз2018" бәйгесе игълан ителде.

атарстанда экологик ике айлык уздыру кысаларында "ЭКОяз2018" бәйгесе игълан ителде. #ЭКОяз2018 йомгаклары буенча иң актив катнашучылар ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгыннан бүләк алачак.Бу хакта ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанда экологик ике айлык уздыру кысаларында "ЭКОяз2018" бәйгесе “Экомәктәп”, “Экогаилә”, “Экопредприятие”, “Эковуз”, “Экобакча” (балалар бакчалары өчен), “Экоҗәмгыять” (иҗтимагый экологик оешмалар, берләшмәләр өчен), “Экоүзәк” (шәһәр балалар экологик-бирологик үзәкләр өчен) номинацияләрендә уздырыла.

#ЭКОяз2018 акциясендә катнашучылар:  

- чаралар уздыру өчен территорияләрне төзекләндерергә;
- санитар җыештыруда катнашырга; 
- агачлар утыртырга;
- чүпне аралап җыярга; 
- сыерчык оялары әзерләү эшләрендә, шулай ук экология дәресләрендә катнашырга тиеш.

Фото/видеоматериалларны, матбугат чараларында басылып чыккан мәкаләләрне, раслый торган бүтән документларны үз районыңдагы Башкарма комитет адресына җибәрү сорала.

Район турын уңышлы узган катнашучылар республика этабына узачак.

#ЭКОяз2018 йомгаклары буенча иң актив катнашучылар Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгыннан бүләк алачак.

Барлык сораулар белән 88432676811 телефоны буенча (Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Экологик мәгърифәт һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара багланышлар бүлеге), шулай ук Y.Shigapova@tatar.ru яки Olga.Artemeva1@tatar.ru мөрәҗәгать итәргә була.

Исегезгә төшерик, быел ике айлык #айдавыходи шигаре белән уза. Барлык яңалыкларны, фотоларны һәм видеоны социаль челтәрләрдә #эковесна2018 хештегы белән табарга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев