Августта бакча мәшәкатьләре уңыш җыю фазасына күчә. Әле күптән түгел генә иртә өлгерә торган бәрәңге, суган яки сарымсак үскән җирләр бер-бер артлы бушап кала.
Бу чорда бакчачының иң тупас хатасы – җирне буш килеш ял итәргә калдыру, - ди ТР буенча “Россельхозцентр” учреждениесе филиалының әйдәүче белгече Салават Галимҗанов.–Чөнки табигатьнең төп законы: җир буш булырга тиеш түгел. Шуңа күрә төп культураларны җыеп алганнан соң ук түтәлләргә “яшел ашлама” – сидератлар чәчәргә кирәк.
Августта чәчү өчен тиз үсә торган һәм салкынга чыдам культуралар бик яхшы.
- * Ак горчица. Ул берничә көн эчендә шытып чыга, корткычларны (мәсәлән, проволочникны) куркыта һәм туфракны парша һәм фитофторозны барлыкка китерүчеләрдән чистарта.
- • Фацелия. Бакчада универсаль солдат. Аны теләсә нинди культуралардан соң чәчәргә була. Ул матур челтәр яшеллеккә ия, массасын тиз арттыра һәм хәтта авыр балчыклы туфракны да бик яхшы йомшарта.
- * Солы. Аның тамыр системасы җирнең өске катламын бик яхшы структуралаштыра, һавалы итә һәм туфракны калий белән баета.
- * Майлы тырма. Тирән тамырлы куәтле үсемлек. Ул туклыклы матдәләрне туфракның гади яшелчәләрнең тамырлары җитмәгән аскы катламнарыннан ала һәм аларны өскә чыгара.
Нет комментариев