Мошенниклар активлашты: бер тәүлектә районның ике кешесе аларның хәйләсенә эләккән
Мошенниклар финанс компаниясе исеменнән генә түгел, прокуратура, федераль куркынычсызлык хезмәте, полиция, салым хезмәте, Россия Банкы һәм башка оешмалар исеменнән дә шалтырата.
Россия эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле район буенча бүлеге район территориясендә мошенниклык очраклары артуын хәбәр итә.
Әгәр 2021 ел дәвамында район территориясендә дүрт мошенниклык очрагы теркәлгән булса, агымдагы елның январь аенда исә полиция бүлегенә өч кеше мөрәҗәгать иткән. Шуларның икесе бер тәүлек эчендә теркәлде.
Алдакчылар тозагына, беренче очракта Татар Убие кешесе юлыга. 26 январьда көндезге 10.40 сәгаттән 14.00 сәгатькә кадәр, билгесез зат төрле: 84992282633, 84992211396, 84958905245, 84957863676, 84990994049 (Мәскәү шәһәре) телефон номерлары кулланып, банк хезмәткәрләре исеменнән шалтырата һәм янәсе санкцияләнмәгән кредит алуны кисәтү максатыннан Татар Убие кешесенең барлык банк картасы һәм паспорт мәгълүматларына ия була. Шуннан аның исеменә 995 000 сумлык кредит рәсмиләштерелә һәм әлеге сумма «Google Pay» түләү системасы аша мошенникларга күчерелә.
Мошенниклар моның белән генә дә чикләнми. Мәгълүматларны кулланып, "Ренессанс Банк” банкында аның исеменә шәхси кабинет ачалар һәм өч виртуаль кредит карта рәсмиләштерәләр. Билгеле, андагы акчаларны да үз счетларына күчерәләр. Нәтиҗәдә, Татар Убие авылында яшәүче мошенниклардан 1 180 900 сумлык зыян күрә.
Моннан тыш, шул ук көнне, билгесез затлар Кече Аксу авылында яшәүче ханымга шалтыратып, ышанычын яулыйлар. Аның «Альфа Банк» банк картасында булган 147 516 сум күләмендәге акчаны кырыкалдарлар,шулай ук, үз счетларына күчерәләр.
Мошенниклар финанс компаниясе исеменнән генә түгел, прокуратура, федераль куркынычсызлык хезмәте, полиция, салым хезмәте, Россия Банкы һәм башка оешмалар исеменнән дә шалтырата. Билгеле, дәүләт оешмалары исеменнән шалтырату кабул иткән кеше югалып кала һәм телефонның икенче ягында үзен хезмәткәр итеп таныштырган алдакчыга ышана.
–Шуңа күрә, чит-ят номерлы шалтыратуларга җавап бирмәскә, алган очракта да акча турында сүз чыга икән телефонны сүндереп куярга киңәш итәбез,-ди эчке эшләр бүлеге хезмәткәре Фәрит Камусин.– Хәзер бар мәгълүмат интернет челтәрендә урнаштырылган. Мошенникларга кешенең исем-фамилиясен, нинди банк белән эш итүен эзләп табуы һич кенә дә авырлык тудырмый. Шуны белегез - кредит оешмалары хезмәткәрләре беркайчан да сезгә үзләре шалтыратып, банк картагыз турындагы мәгълүматларны сорамаячаклар. Туганыгыз яки танышыгызның авариягә, рәшәткә артына, хастаханәгә эләгүе хакында әйтәләр икән һәм аның өчен залог, штраф кертергә, полиция хезмәткәренә ришвәт бирергә - кыскасы, акча түләргә өндиләр икән, ышанмагыз. Бу - мошенниклар! Шулай ук, күрәзәче, сихердән котылу ярдәмен дә мошенниклар гына тәкъдим итә. Кинәт кенә зур акчалар, призлар отулар да –ялган. Социаль хезмәткәрләр исеменнән дә төрле ярдәмнәр тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Гомумән, “Бушлай сыр ул – тычкан тоту ятмәсендә генә”. Шуңа күрә, шикләндегез исә, шалтырату килгән “оешмага”, туганыгызга, дустыгызга үзегез шалтыратып, мәсьәләне ачыклагыз. Кызганычка каршы, мондый төр җинаятьләрне ачуы да бик кыен. Мошенник илнең теләсә кайсы төбәгендә урнашкан булырга мөмкиннәр һәм еш кына кулланган телефон номерлары, счетлары да беркая да теркәлмәгән була. Шуңа күрә. Һәркемнең матди иминлеге беренче чиратта-үз кулында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев