Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Милләтләр - төрле, бәйрәмнәр - уртак

​​​​​​​Чүпрәледә яшәүче православие дине вәкилләре Пасха  бәйрәмен көтеп ала. Пасха хөрмәтенә, аның төп атрибуты булган  йомыркаларны чувашлар белән беррәттән татарлар да  пешереп, буйыйлар, кулич пешерәләр.

 

-Пасха бәйрәме олы бәйрәмнәребезнең берсе.  Аңа кадәр йола буенча ике атналап алдан өйләрне юып чыгарабыз, каралты-кураны җыештырабыз. Бу язгы яңарыш белән дә бәйле, -ди Иске Элмәледә яшәүче Любовь Трофимова.

Пасха бәйрәменә бәйле рәвештә, татар- мишәрләрдә мәҗүси заманнардан калган йола бүгенге көннәрдә дә яшәвен дәвам итә. Бу көнне безнең якларда “Йомырка бәйрәме” диләр һәм бала-чага өйдән-өйгә кереп, йомырка җыя. Элегрәк бу көнне өйгә иң беренче кергән баланы бусагага, мендәргә яки каз оясына утыртып “черләткәннәр”. “Чер-чер” килеп каз бәбкәләрегез, чебиләрегез күп булсын, дип теләкләр әйттергәннәр. Һәр авылда шундый гадәт булган аңа буялган йомырка биргәннәр, капчыгына кәнфит-прәннек тә салганнар. Йомырка җыю йоласы язгы кыр эшләренә керешү белән дә бәйле булган. Яңа чәчеләчәк игеннең  шулай итеп, йомырка зурлыгында зур, уңышлы  булуына өмет баглаганнар.

Әле дә ел буе көтеп алган бәйрәмнән ләззәт табып, урам буйлап балалар йөри, изге теләкләр тели. Йорт тирәсе аларның “Кытыйк-кытыйк, бер йомырканы тотыйк. Ата казларыгыз сау булсын, тавыкларыгыз йомырканы күп салсын”, дигән тавышларыннан яңгырап тора. Бу балалар бәйрәм көннәрендә татар һәм чуваш гаиләләрендә көтеп алынган кунак.

Галина Долгова:

-       Бала-чага йөрер дип кичтән үк мул итеп күкәй пешердем. Килүләре үзе күңелле бит. Югалмасын иде йолалар -алар элек-электән бу якларда  гомер кичергән  татар, чуваш милләтләренең дуслыгын чагылдыра бит.

Фирүзә Азмуханова:

-       Пешереп куйган күкәйләр саны 50ләп булгандыр. Тик җитмәде. Соңрак килгән балаларга кәнфит эләкте күчтәнәчкә. Икенче елга күбрәк пешерәсе була инде. Бала теләгән теләк кабул була, диләр. Каз-үрдәкләрегез күп булсын, диләр бит, әнә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев