Иске Чүпрәле күп профильле лицейда беренче кыңгырау чыңлады
Биредә Белем көнен чәчәкләр һәм ак тасмалар бәйрәме буларак билгеләп үтәләр.
1нче сентябрь рәсми рәвештә "Белем көне" дип беренче тапкыр 1984нче елда игълан ителә. Бу көнне һәр укучы бәйрәм итә. Шулай да "Белем бәйрәме"н беренче сыйныфка баручылар аерым бер дулкынлану белән көтеп алалар. Ул көнне дә һәр укучы диярлек чәчәк бәйләме тотып лицейга килде. Лицей директоры Наталия Маркова сүзләренчә, быелгы уку елында биредә 110 бала белем алачак. 15 укучы чыгарылыш сыйныфка күчкән, алты бала балалар бакчасыннан “беренче” гә килгән. Район башлыгы Марат Гафаров аларга тантаналы төстә портфельләр тапшырды. Нәни укучылар ул көнне беренче тапкыр белем йорты бусагасын атлап керде, беренче укытучылары белән очрашты, беренче кыңгырау тавышын ишетте. Беренче кыңгырауны да тантаналы линейкада 11 сыйныф укучысы Дилүс Мәүлиханов белән беренче сыйныфка килгән Ленара Шәрипова чыңлаттылар. Әйтергә кирәк, лицей укучылары арасында төрле фәннәр буенча район, республика күләмендәге конкурсларда, олимпиадаларда катнашып призлы урыннар яулаучылар байтак. Белем көнендә аларны район башлыгы Марат Гафаров ихлас күңелдән тәбрикләп Дипломнар һәм Грамоталар тапшырды.
Лицейда быел Яңа Дуван, Алешкин – Саплык, Иске Элмәле, Чуваш Бизнәсе, Иске һәм Яңа Чокалы авылларыннан утызга якын сәләтле бала белем ала башлаячак. Алар өчен шунда ук интернат та төзелеп килә. Марат Ринатович һәм Белем бәйрәмендә катнашкан Дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның Татарстан Республикасында һәм Ульяновск өлкәсендә төбәкара территориаль идарәсе җитәкчесе Альберт Хәйретдинов төзелешнең барышы белән таныштылар. Төзүчеләр әйтүенчә, тулай торак якын көннәрдә файдалануга тапшырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Нет комментариев