Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Эшлекле шимбәдә җитәкчеләрнең отчетлары тыңланды

Районның бөтен төр учреждение, оешма, предприятие җитәкчеләре катнашында үтә торган шимбә киңәшмәсендә Янгынга каршы тору федераль службасының Татарчтан Республикасы буенча 114нче  бүлеге начальнигы урынбасары Айрат Садыйковның һәм “Мелиорация” оешмасы җитәкчесе Фагиль Яфизовның отчетлары тыңланды. Киңәшмәгә район Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаров җитәкчелек итте.

Алда әйтелгән службаларның отчётларын тыңлау бүгенге көндә бик актуаль. Беренчесе район күләмендә янгын куркынычсызлыгын контрольдә тотса һәм кисәтсә, икенче служба да районда булган бөтен төр сусаклагычлар өчен җавап бирә.

Айрат Садыйков 2017 елда районда улган янгыннарны анализлап аларның күп очракта электр үткәргечләренең искергән булуыннан һәм ут белән саксыз эш итүдән килеп чыгулары турында белдерде. Ул, шулай ук, су басу куркынычы янаган торак пунктларны күзәтеп торуларына да тукталды. Һәм районда үткән елларда Буштөрле һәм Якла елгаларында төзекләндерү, тирәнәйтү эшләре алып барылуы турында сөйләде. Әлеге эшләр яз башында һәрвакыт су баса торган Шатрашан, Мунчәли авылындагы йорт хуҗаларын мондый проблемадан коткарган. “Хәзергесе вакытта су басу куркынычы бер авылга да янамый”,-диде ул.

Марат Гафаров служба җитәкчесенең докладына өстәмә итеп авыл башлыкларына үз территорияләрендә яшәгән ялгызларның йортларын, тирә-юньнәрен игътибарда тотарга кирәклеген ассызыклады.

Районда 18 гидротехник корылма, ягъни плотина бар. Аларның барысы да “Мелиорация” оешмасы карамагында.  Оешма җитәкчесе Фагиль Яфизов плотиналарда суның күләме нормада һәм көндәлек күзәтү астында тотыла, диде.

Шимбә киңәшмәсендә башка социаль мәсьәләләр дә тикшерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев