Чүпрәледә Әниләр көненә бәйрәм чарасы узды
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Әниләр көненә бәйрәм чарасы узды

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Әниләр көне билгеләп үтелә

Ноябрьнең соңгы атнасында билгеләнә торган әлеге бәйрәм районыбызда ел да олылап уздырыла. Быелгысы да матур мизгелләр белән тарих битләренә язылды. Район мәдәният йортында узган тантанада әниләргә зурлап хөрмәт күрсәтелде.

Күркәм дата уңаеннан оештырылган чара район мәдәният йортында узды. Әниләр мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән концерт карап хозурланды. Бәйрәм чарасы махсус хәрби операциядә хезмәт итүче батыр уллар үстергән  хөрмәтле әниләргә олы рәхмәт сүзләре белдерү өчен дә чираттагы мөмкинлек булды.

Әниләр көне

Бәйрәм белән әниләрне район башлыгы Марат Гафаров котлады, тирән хөрмәтен белдерде, сәламәтлек теләде.

–Без үз тормышыбызны әниләрдән башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Әниләр мәхәббәте безне ышанычлырак һәм көчлерәк булырга, авырлыкларны җиңәргә, уңышка ирешергә ярдәм итә. Ихлас күңелдән сезгә исәнлек, күңел тынычлыгы, гаилә җылылыгы телим. Күп балалы, тәрбиягә һәм опекага ятим, караучысыз калган балалар алган гаиләләргә, бүгенге көндә уллары махсус хәрби операциядә булган әниләргә аерым рәхмәт сүзләремне ирештерәм. Балаларыгызга терәк булып, гомер буе алар янәшәсендә, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын! - диде ул.

Кичәнең җылы бер өлеше булып, әниләргә бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре, Рәхмәт хатлары тапшыру торды

Әниләр көне

Безнең илдә узучы, күпсанлы бәйрәмнәр арасында Әниләр көне аеруча да зур әһәмияткә ия. Бу бәйрәмгә берәү дә битараф кала алмый. Әлеге истәлекле көндә газетабызны укучы барлык Әниләрне бәйрәм белән тәбрик итәбез.


Нет комментариев