Хат ташучылар элек электән һәр йортта көтеп алынган кунак булганнар.
Бүгенге көндә хат ташучы һөнәренә тугры калганнар, иң чыдамнары гына башкара дисәң, артык булмас.
Түбән Каракитә авылында хат ташучы булып эшләүче Фәридә Салихова да шундыйлардан. Аның шушы хезмәттәге стажы ике дистәгә якын. Югары Каракитә авылында туып, үскән кыз мәктәптән соң, Ульяновск шәһәренә заводка китеп урнаша.
Авылга кайтып, китеп йөргән көннәрнең берсендә сөйгән яры Нурхан белән кавышып, гаилә коралар. Аңа ул вакытта нибары 19 яшь була әле. Шуңа да карамастан, тормышка җигелеп, төп нигездә кайнатасын тәрбияләп, барлык туганнарны каршы алып, озатып инде 37 ел тигез тату гомер кичерәләр.
—Башлап авылда бухгалтер булып эшләдем, 16 ел гомерем узды әлеге эштә. Аннан кыскарту сәбәпле, хат ташучы булып урнаштым. Исәп-хисап эшен белгәнгә, эшләп китү бер дә авыр булмады, — дип искә ала ул чакларны Фәридә ханым.
Фәридә Сәлахова елның-елында газетага-журналларга яздыру, товар сату планын үтәп бара. Акча белән эшләүдә дә бик төгәл. Cубсидияләрне дә, өлкәннәргә пенсияләрне дә үзвакытында сәгате-минуты белән китереп җиткерә. Тик менә, авыл халкының елдан ел кимүен, язылучылар саны шул сәбәпле азаюын да үз йөрәге аша үткәреп борчыла хат ташучы.
Фәридә ханым сөйләвенчә, ул эшкә килгән 2006 елда Түбән Каракитә ягында гына 120 данә район газетасын, субсидияләрне 300дән артык кешегә тараткан, бүгенге көндә аларның саны 75кә генә калган.
— Замана белән халык та нык үзгәрде хәзер. Чөнки күпләр интернет хезмәтеннән файдалана. Хатны да интернет аша һәм кесә телефоныннан гына җибәрүчеләр күп. Әмма авылда газет-журналлардан аерылмаучылар булуы шатландыра, киләчәккә өмет уята. Район газетасын яратып укыйм, безне яздырмыйча калдырма, газетаны почта тартмасыннан үзең чыгып алуга җитми, диючеләр дә бар, — ди мактаулы хат ташучы.
Төгәллеге, үз эшен намус белән башкарганы өчен Фәридә Сәлахованы хезмәттәшләре дә, абунәчеләр дә бик хөрмәт итә. Моннан 17 ел элек, Воркута якларыннан туган авылга кайтып төпләнгән Әлфия апа белән Фәргать Туктаровлар да аны бары тик мактап кына телгә алалар.
— Фәридәбез ягымлы, ачык йөзле, тәмле телле булганы өчен бик яратабыз. Ул килеп керсә, өйләребез яктырып китә. Рәхмәт аңа. Авыр хезмәтендә зур уңышлар, ныклы сәламәтлек телибез. Район газетасын көтеп алабыз, аеруча бүгенге көндә актуаль булган хәрбиләргә багышланган язмаларны укыйбыз, хикәяләрләрдәге геройларның язмышлары өчен борчылабыз. Район тормышы бик киң итеп яктыртыла газета битләрендә, — ди Әлфия апа Туктарова.
Хезмәте матур булган кебек, гаилә тормышы да бик күркәм Фәридә ханымның. Тормыш иптәше Нурхан белән ике кыз үстерәләр алар, икесе дә бүгенге көндә тормышлы, әти-әниләрен шатландырып, дүрт онык бүләк иткәннәр, шәһәрләрдә яшиләр.
— Хезмәтемне яратып башкарам. Кешеләргә шатлык бүләк итү, аларның сөенечле йөзләрен күрү күңелгә рәхәтлек бирә. Авылда бит барысы да күз уңында, каш өстендә, дигәндәй. Шатлыгын, да кайгысын уртаклашасың, сүз дә юк, олы кешеләр арасында моң-зарларын да сөйлиләр. Күңелдәгесен сөйләгәч, аларга рәхәт булып китә. Күп очракта психолог та булып куясың, — дип елмая Фәридә ханым.
Дәвам итеп
Язмабызның башында үз һөнәренә тугры калучылар гына хат ташучы булуып эшли дип әйтүебез тикмәгә түгел. Кызганыч, бүгенге көндә районыбызның күпчелек авылларында, хәтта район үзәгендә дә әлеге һөнәр ияләренә кытлык бар. Зур Чынлы, Кече Аксу, Югары Каракитә, Кече Чынлы (авылда почта бүлекчәсе дә ябык) Иске Ишле, Иске Кәкерле, Чуваш Бизнәсе, Иске Элмәле, Иске Чүпрәле авылларына хат ташучылар кирәк.
Нет комментариев