Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы «Дуван бакчалары»нда практик дәресләр узды

Чара кысаларында курсны узучылар җиләк - җимеш питомнигын булдыру һәм үсемлекләргә прививка ясату күнекмәләрен өйрәнделәр.

Районыбыздагы «Дуван бакчалары» – республикада иң эре җиләк-җимеш кооперативларының берсе булып санала. Аның җитәкчесе – Альфред Хәйруллин.

Биредә 7 гектар бакча җиләге, 5 гектар кура җиләге үстерелә, 76 гектарда кара карлыган үсә, ә алма бакчалары инде 193 гектарны били. “Дуван бакчалары”на нигез 2016 елда салына.

Шушы көннәрдә кооператив базасында «Җиләк-җимеш культураларын үстерү технологиясе» республикакүләм курсларның практик өлеше узды. Чара кысаларында курсны узучылар җиләк - җимеш питомнигын булдыру һәм үсемлекләргә прививка ясату күнекмәләрен өйрәнделәр. Курслар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә агросәнәгать комплексын үстерү буенча компетенцияләр үзәге тарафыннан оештырылды. 


Нет комментариев