Чүпрәленең үрнәк солдаты
Алмаз Шәкуров кече яшьтән үк спортны яратып үсте. Һәм Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә чакырылгач та, ул элиталы частьләрнең берсендә спецназчы булып хезмәт итә башлый.
Күптән түгел Алмазның әнисе Лилия Харис кызы һәм әтисе Фәрит Рәхимулла улы исеменә ул хезмәт иткән частьтән Рәхмәт Хаты һәм Мактау Грамотасы килеп иреште. Рәхмәт Хатында Алмазның хәрби бурычын үтәү дәверендә хәрби белгечлекне төгәл үзләштерүе, хәрби осталыгын максатчан камилләштерүе, хәрби әзерлек нормативларын үтәгәндә яхшы нәтиҗәләргә ирешүе турында әйтелә. Һәм әти- әнисенә шундый ул тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт сүзләре белдерелә. Әлбәттә, балаңның уңышлары турында шундый сүзләр ишетү һәр ата-ана өчен дә олы куаныч. Ә Алмаз исә тиздән хәрби бурычын тәмамлап, туган ягына әйләнеп кайтачак. Аңа исән-имин әйләнеп кайтып, әти-әнисен бары тик уңышлары белән генә сөендереп, тормышта үз юлын табуын телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев