Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә кинозал эшли башлады

Районда күптән көтелгән заманча кинозал эшли башлады. Аны ачу тантанасы 5 октябрьдә узды һәм әлеге уңайдан Алексей Пимановның "Крым" кинофильмы күрсәтелде.

-Район халкы кино челтәре эшләгән елларны бик яхшы хәтерлидер. Күрше районнардан әйләнеп кайткан фильмнарны, хәтта иртәнге 4кә кадәр көткән вакытлар да булды. Халык та таралмый иде шул чакта,-дип башлады сүзен район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов чарада. -Бүген исә, янә шул вакытларга кайттык, шәһәрдәге заманча кинозал хәзер менә үзебездә дә бар, рәхәтен күрергә булсын.

Районда кинозал булдыру турында моннан берничә ел элек үк сүз алып барылды. Үткән ел исә, район мәдәният йорты конкурста катнашып, заманча кинозал өчен җиһазлар алуга 5 млн сумлык грант отты. Һәм менә быелдан район мәдәният йорты сәхнәсе кинозал ролен дә үтиячәк.

Әлеге эшләрне башкаруда "МТД ПЛЮС" оешмасы да ярдәмгә килә. Аның җитәкчесе Евгений Нежинский тантанада катнашып, республикада 15ләп шундый кинозаллар ачылуы хакында белдерде. Ә менә чүпрәлеләр аның тагын да заманчасы - лазерлы булуы белән дә откан.

Шулай итеп, хәзер илдә яңа кинолар дөнья күрүгә үк,ягъни кинопрокаттагы барлык премьераларны үзебездә карау мөмкин булачак. Шулай ук, балалар өчен яңа мултьфильмнар да тәкъдим ителәчәк.

Кинозал дүшәмбедән кала һәркөнне 10.00 кичке 23.00 сәгатькә кадәр эшли. Белешмәләр өчен телефон: 89376123108.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев