Чүпрәледә Илдар Хәлиуллов истәлегенә алкалы хоккей буенча районара турнир узачак
Ярышлар 10.00 сәгатьтә башлана.
2021 елның 30 гыйнварында Иске Чүпрәле авылының «Алтын барс» боз аренасында Илдар Хәлиуллов истәлегенә ир-атлар командалары арасында алкалы хоккей буенча районара турнир узачак.
Ярышларда катнашу өчен Татарстан Республикасының Кама Тамагы, Тәтеш, Кайбыч районнары, Чуваш Республикасының Батыр районы җыелма командалары һәм безнең район командалары чакырулы.
Барлык хоккей сөючеләрне чакырып калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев