Барысы да чын хәрбиләрчә
Шушы көннәрдә 8-10 сыйныфларда белем алучы 9 укучы хәрби-патриотик палаткалы лагерьдан кайттылар. Әлеге лагерь Апас районы Деушево авылы белән янәшә булган "Свияга" санатория базасында урнашкан.
Лагерь 4 елдан бирле эшли. Җәйге чорда анда 90лап бала ял итә. Биредә армия тормышы хакында күзаллау, гомумән яшь буында илебезгә карата ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләүне тормышка ашыру бурычы куелган. Шуңа да лагерьда ир-егетләрне генә түгел, ә кызларны да кабул итәләр. Әлеге лагерьда быел Уби урта мәктәбеннән Е.Кудряшов, Н.Ишметов, А.Яковлева, М.Маркова, Н.Дергунова, Л. Ярухина, А.Сердцева һәм мин Анна Куракина ял итеп, өйрәнеп кайттык.
Әйтергә кирәк, лагерьның тормышы башкаларныкыннан шактый аерыла. Иртән 7.00 сәгатьтә йокыдан уяну, аннан йөгерү... Егетләр һәм кызлар кул көрәшләренә өйрәнү алымнарын үзләштерделәр, 5 мәртәбә ашату каралган иде.
Һәр көнне өч мәртәбә хәрби киемнәрдән киенеп җыеннар үткәрелә. Егетләргә рото, командир кебек төшенчәләрне белергә, бер сүз белән әйткәндә армия тормышында кайнарга туры килде. Кызларның исә үз графиклары. Күбесенчә без табын төзү белән мәшгуль булдык. Көн саен диярлек спорт уеннары оештырылды. Шулар арасында автоматлар җыю, сүтү, ату кебек чараларга урын бирелде, УАЗ машинасын "иярләү" бурычы куелды.
Шулай да әлеге тыгыз график арасында ял итүчеләр өчен ял вакытлары да каралган иде. Олылар күзәтүе астында күрше санаторий мәйданчыгында дискотекага йөрдек, күңел ачтык. Шулай ук, төрле экскурсияләр оештырылды.
Атна дәвамындагы өйрәнүләрдән соң, ярышлар үтте. Без дә анда үз өлешебезне лаеклы керттек дип саныйм. Йөгерү, автоматларны сүтү, җыю, ату буенча укучылар призлы урыннар алдылар.
Хәрби-патриотик лагерь һәркемнең күңелендә бары тик истәлекле мизгелләре, күңелле вакыйгалары белән генә истә калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев