2026 ел башыннан Чүпрәле  районы территориясендә 19 янгын теркәлгән
Көн вакыйгасы

2026 ел башыннан Чүпрәле районы территориясендә 19 янгын теркәлгән

Көн кадагында–янгын куркынычсызлыгы

Район Башкарма комитетыныда  гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды.

Утырыш барышында фаҗигале үлем очракларына багышланган мәсьәләләр каралды. Исегезгә төшерәбез, октябрь башында Түбән Урманасты Шигалиенда 50 яшьлек ир-атның гәүдәсе авылдагы сулык буенда табылган иде. Ул су буена китеп, шуннан кайтмый. Үткән атнада исә Татар Төкесе авылында янгында 73 яшьлек ир-ат һәлак була, янгын мунчада чыга.

Һәр ике очрак хакында да ведомство вәкилләре чыгыш ясадылар, фаҗигале очракларга китергән сәбәпләрне атадылар. Утырыш район башлыгы Марат Гафаров катнашында узды.

Марат Ринат улы алга таба да  бәхетсезлек очраклары булмасын өчен, бу юнәлештә эшне көчәйтергә кирәклегенә басым ясады. "Имин булмаган, күп балалы гаиләләргә, шулай ук ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә аерым игътибар бирергә кирәк", - диде Марат Ринат улы. Моннан тыш, янгын куркнычсызлыгын тәэмин итү максатыннан өйләргә махсус җайланмалар урнаштыру хакында да сөйләшү булды. Үткән ел, районда 500ләп шундый янгын турында хәбәр итү җайланмалары урнаштырылган.

–Көзге-кышкы чорда янгыннарның саны аеруча арта, чөнки өйләрдә җылыту приборлары кулланыла, мичләр ягыла башлый. Тиздән Яңа ел бәйрәмнәре дә җитә, бу да билгеле бер сакчыллыкны таләп итә, һәр җирдә уяулык һәм игътибарлы булу кирәк,-дип билгеләп үтте Буа һәм Чүпрәле районнары буенча янгын күзәтчелеге һәм профилактика эшчәнлеге бүлегенең өлкән инспекторы Илнур Азизов.

2026 ел башыннан  Чүпрәле муниципаль районы территориясендә 19 янгын теркәлгән (2025 елда – 21 булган). 2026 елгы янгыннарда 2 кеше һәлак булган (2025 елда - 3), 1 кеше зыян күргән (2025 елда зыян күрүче булмаган).

Янгыннар килеп чыгуның төп сәбәпләре булып,  электр җиһазларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу тора, шул рәвешле 9 янгынның чыгу теркәлгән,  ут белән саксыз эш итү һәм тәмәке тарту (5 янгын),  җылыту мичләренең төзексезлеге һәм эксплуатацияләүнең бозылуы аркасында ике янгын очрагы күзәтелгән, моннан тыш, транспорт чаралары белән һәм  электр-газ белән эретеп ябыштыру эшләрен башкарганда да килеп чыккан янгыннар саны бар.

Утырышта ассызыкланганча, хакимият, оешма-предприятие җитәкчеләре һәм халыкның уртак тырышлыгы белән генә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итәргә һәм алдагы салкын чорда гомерләрне саклап калырга мөмкин.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше идарәсенең Буа һәм Чүпрәле МР буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше районара бүлеге өлкән инспекторы


Нет комментариев