Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

2021 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр Бөтенроссия халык санын алу узачак

Халык санын алу 2020 елның октябрендә планлаштырылган иде. Коронавирус инфекциясе эпидемиясе таралуга бәйле рәвештә, 2021 елның апреленә күчерү турында карар кабул ителде.

Заманча дөньяның техник алгарышы бөтен төр мәгълүматның цифрлы форматта туплануына китерде. Бу шулай ук 2021 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр үткәрелә торган 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүгә дә кагылачак, дип хәбәр итә Бөтенроссия халык санын алу мәсьәләләре буенча райондагы вәкаләтле вәкил Андриан Борисов.    

–Әлеге мөһим кампания барышында исәпкә алучыларның хезмәте шактый җиңеләйтеләчәк – кәгазь анкеталарны кулдан тутырасы булмый, барлык мәгълүмат планшет компьютерларга тупланачак. Аларда урнаштырылган программалар дөрес булмаган мәгълүматны кертү, я булмаса кабатлап язуны кабул итмәячәк,- ди Андриан Борисов.

Бөтенроссия халык санын алу беренче тапкыр күп каналлы форматта узачак. Россиядә яшәүче һәр кеше үзен һәм үз гаиләсен дәүләт хезмәтләре порталында мөстәкыйль рәвештә яза ала. Шулай ук, әлеге чарада күп функцияле үзәкләрдә яки яшәү урыны буенча стационар исәпкә алу участокларына килеп тә катнашып булачак. 

Югарыда әйтелгәннәрнең берсендә дә үзе турында мәгълүмат калдырмаучыларның яшәү, яисә булу урыннары буйлап сораштыруны исәпкә алучылар башкарачак.

Бөтенроссия халык санын алуны уздыру өчен Чүпрәле муниципаль районы территориясендә 6 исәпкә алу участогы булдырылган, алар территориаль рәвештә 38 хисап участогына һәм  6 стационар участокка бүленгән. Яшәү урыны буенча сораштыруны 38 исәпкә алучы башкарачак, стационар участокларда халыкны 6 исәпкә алучы кабул итәчәк.  Исәпкә алучыларга махсус кием (экипировка) – Бөтенроссия халык санын алу 2020 символикасы төшерелгән яктылык кайтаргыч жилет һәм шарф, портфель, фонарь, шулай ук махсус таныклык биреләчәк.

Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәсендә, халыкның күләме һәм структурасы, аның социаль-икътисади характеристикалары, милли һәм лингвистик составы, белем дәрәҗәсе белән берлектә рәсми статистик мәгълүмат формалашачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев