Проект “Беренчеләр мәктәбе”, дип атала, белем бирү учреждениесенең исеменә дә туры килеп тора.
Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Беренчеләр хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов һәм Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров та очрашу барышында әйтеп үттеләр.
Очрашуның төп темасы да яңа проект буенча фикер алышу булды, аны яңа уку елыннан эшләтеп җибәрү күздә тотыла. Бер сүз белән әйткәндә, 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә “Беренчеләр хәрәкәте" стилендә яңа визуаль код булдырылачак. Аның асылы мәктәп мохитында хәрәкәтнең кыйммәтләрен һәм асылын булдыру.
Мөгаллимнәр белән аралашу киләчәк проектны тәкъдир итүгә генә түгел, үсеп килүче буынны тәрбияләү турында тирән сөйләшүгә дә багышланды. Тимур Сөләйманов гармонияле шәхес формалаштыруда мәктәпнең, ата-аналарның һәм хәрәкәтнең көчен бербөтен итеп берләштерүнең мөһимлеген ассызыклады. «Беренчеләр мәктәбе» проекты буенча фикер алышуда төп принципларга аерым басым ясалды. Ягъни аның нинди булачагын укучылар, педагоглар һәм ата-аналар белән бергә хәл итәргә тиеш.
–Мәктәп коллективының бүгенге заман таләпләренә җавап бирүе, яңа идеяләрне хуплавы ихтирамга лаек. Чынлыкта без, балалар белән бердәм булып, аларның фикерләрен дә тыңлап, нидер булдырабыз икән–бу бөтенләй башка төрле нәтиҗәләр бирәчәк, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе.
Проектны гамәлгә ашыруда Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров муниципаль хакимият тарафыннан һәрьяклап хуплау булачагына ышандырды.
–Уртак тырышлык белән без чын мәгънәсендә заманча һәм уңайлы мәгариф мохите булдыра алачакбыз. Проектның нәкъ менә 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә тормышка ашырылуына да гаҗәпләнәсе юк, Беренче мәктәп ул һәркайда беренче булырга тиеш,-диде.
Мәктәп директоры Лилия Насыйбуллина да, үз чиратында, мәктәп коллективына шундый зур ышаныч белдергәннәре өчен рәхмәт әйтте. “Әлеге проектны тормышка ашыруда мәктәп коллективы бөтен көчен куячак. Безнең өчен бу зур дәрәҗә һәм җаваплылык”,-дип белдерде.
Очрашуның икенче өлешен стратегик һәм практик характерда булды. Укучылар остазлары белән бергә команда эшенә кушылып, «Беренче мәктәбе»нең нинди булуын тасвирладылар. Бергәләшеп, мәктәп киеменнән алып, көндәлекләр, предметларның, букчаларның, мәктәп диварларының, хәтта уку йортының талисманын да уй-хыялларында булдырдылар. Тәкъдим ителгән концепция нигезендә 2027 елның 1 сентябренә мәктәптә бербөтен визуаль стиль барлыкка килергә тиеш. Әлеге проект мәктәп тормышында яңа этап башлануны вәгъдә итә.
Исегезгә төшерәбез, “Беренчеләр хәрәкәте” Россия балалар һәм яшьләр оешмасы 2022 елда РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән барлыкка килде. Хәрәкәт балалар өчен төрле юнәлешләр буенча үсеш алу өчен менә диген мохит киңлеге булып тора.
Нет комментариев