1 номерлы “Кояшкай” балалар бакчасы  "Экояз - 2018" акциясендә актив катнашты
Көн вакыйгасы

1 номерлы “Кояшкай” балалар бакчасы "Экояз - 2018" акциясендә актив катнашты

Табигатькә мәхәббәт тәрбияләү балалар бакчасыннан ук башлана.

Без - табигать баласы.

Кешеләргә матурлыкны,

Сый-хөрмәт биргән  Ходай.

Тик кешеләр табигатькә

Ник игътибарсыз болай?

 

Кеше тормышы  табигать белән тыгыз бәйле . Экология начар хәлдә булса, кешенең яшәү шарты да шулай ук начарлана . Кызганычка каршы , хәзерге вакытта экология турында күп кеше кайгыртмый. Акча артыннан чабып  кешелек  дөньясы  бөтенләй  табигатькә  күп  зыян китерә.

Экояз - 2018 акциясе кысаларында 1 номерлы “Кояшкай” балалар бакчасы хемәткәрләре, балалар белән бергәләп актив катнаштылар.Апрель аеннан башланган ике айлык акциягә  нәтиҗә ясалды.

Бакчабызда hәр төркемдә табигать почмаклары бар. Тәрәзә төбендә гөлләрдән тыш, балалар белән берлектә бакчага кучереп утыртыласы үрентеләрне үстерәбез. Экологик тәрбия бирүдә хезмәтнең әhәмияте аеруча зур. Шуңа күрә, балалар тәрбиячеләр белән бакча тирә –янын яшелләндерү максаты белән җиләк-җимеш агачлары утырттылар.Бу акциядә Чүпрәле авыл советы җитәкчесе Низамов Рамиль Дамир улы да балалар һәм тәрбиячеләр белән бер рәттән җиң сызганып эшләде.Киләчәктә бу агачлар мул уңышы  белән балаларны куандырыр дип ышанабыз.Ә эштән соң балалар флэшмобын карап,башкарган эшебезгә куандык.

Балаларны күбрәк саф hавага алып чыгып табигать белән таныштырырга кирәк. Балалар тирә-юньне күзәтеп үзләренә генә хас ачыш ясый алсыннар, туган җирнең матурлыгын тоеп, аңа hәрвакыт ярдәм итәргә кирәклеген белеп үссеннәр. Табигатьне якыннан үз күзе белән күрү, аның белән аралашу балага рәсемнәрдән, альбомнардан күзәтүгә караганда экскурсияләр файдалырак. Экскурсияләр вакытында балалар табигать белән турыдан-туры аралашалар, үсемлекләр hәм хайваннар дөньясы белән якыннан танышалар, экологик күзәтүләр алып баралар.Шушы максаттан чыгып,тәрбиячеләр балалар белән берлектә бу ике  айда төркемнәрдә экологик шөгыльләр, экскурсияләр, бакча тирә - янын  чүп-чардан чистарту буенча зур эшләр башкардылар. Яңадан кәгазь ясау өчен җибәрелә торган ташландык китаплар, кәгазьләр җыеп тапшырдык. Балалар бакчасында гына экологик тәрбия биреп, ата-аналар тарафыннан ярдәм булмаса, уңай нәтиҗәләргә ирешеп булмый. Ата-аналар белән системалы рәвештә эшләгәндә генә унай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Шуның нәтиҗәсе булып, әти-әниләр белән балалар яз аенда очып кайтучы кошларга бергәләп оялар ясадылар. Балалар бакчасында бала агачны сыдырмаска, кошларны, эт-песиләрне рәнжетмәскә, кырмыска оясын туздырмаска кирәген аңлаган икән, димәк ул үсә төшкәч яхшы күңелле, табигатьне сөюче бала булыр, дип өметләнеп, киләчәктә балаларның табигать сакчылары булуына ышанабыз. Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: балалар һәм тәрбиячеләр бу акциядә бик теләп катнаштылар, башкаларны да үзләренә кушылырга чакырдылар.Башкарган эшләребезне Татарстан Республикасы элетрон белем бирү журналында чагылдырдык.

Сиринә Салимзянова,“Кояшкай”балалар бакчасы тәрбиячесе.


Нет комментариев