Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сыйфатлы су эчәчәкләр

Кече Чынлы - районда иң зур авыллардан санала. Җиң сызганып эшли белгән уңган халкы, Сабантуйларда мәйдан тоткан көрәшчеләре булганга аның исеме еракларга билгеле.

Әйе, әлеге авыл алдынгыларының хезмәттәге уңышлары турында күп иттереп сөйләргә мөмкин. Эшләгән кеше иминлектә, матур яшәргә дә тиеш. Җаваплылыгы чикләнгән "Цильна" җәмгыятендә мондый сүзләрне еш ишетергә туры килә. Идарә җитәкчеләре дә хезмәтчәннәрнең тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту хакында даими кайгыртучанлык күрә. Авылның үзәк урамнарына күптән инде асфальт җәелгән. Мал-туар асраучы гаиләләр өчен дә тиешле ярдәм күрсәтелә, газ кермәгән йорт биредә юк та. Дөрес, авылда яшәүчеләр өчен бер кимчелек бар, ул да булса - сыйфатлы эчәр су. Әлбәттә, коесыз йортлар юк инде, анысы. Шулай да кое сулары үзенең сыйфаты ягыннан күп таләпләргә җавап бирми.

"Цильна" җәмгыяте җитәкчесе Барис Гафуров әлеге проблеманы хәл итәргә алына. Проект-документлар ясала. Барлык йортларга су торбалары сузу һәм башнялар төзү өчен 96 миллион сум акча кирәк булачак икән. Хәзерге вакытта коммуналь челтәрләре хезмәткәрләре әлеге эшне башлап җибәрделәр (рәсемдә).

-Эш күләме зур, тиз арада без 50 шәр кубометр су сыйдырышлы ике башня төзергә, Чкалов һәм Карл Маркс урамнарына торбалар сузарга тиешбез. Көннәрнең җылы һәм аяз торуы да безнең файдага,-ди подрядчы оешманың баш инженеры Марат Хафизов.

Шамил Хисамов, Нияз Хафизов, Айрат Низамов, Илназ Хафизов, Илдар Шәйхаттаров, Радик Җәббаров, Фәнил Нуртдинов, Ирек Якупов һәм Булат Айсин кебек тырыш егетләр көн саен эш графигыннан узып эшлиләр, үзләренә тапшырылган техниканы югары җитештерүчән файдаланалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев