Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле чыгарылышлыларын район башлыгы "Соңгы кыңгырау" бәйрәме белән котлады

Балачак белән саубуллашу көне. Соңгы кыңгырау бәйрәмен, мөгаен шулай дип әйтсәк дөресрәк булыр. Һәркем үз гомерендәге әлеге мизгелне күңелендә йөртә. Чәчләренә ап-ак бантлар кадаган кызлар, аллы-гөлле чәчәкләр бәйләме..алар янәшәсендә, "балам кай арада буй җиткән" дип каушап, шул ук вакытта моңсуланып калган әти-әниләр...Болар барысы да мәктәп елларының матур бер хатирәсе булып...

Быел да Чүпрәленең 187 чыгарылыш сыйныф укучысы өчен дә соңгы кыңгырау бәйрәме аерым бер истәлекле көн булып калачак. 11 ел сизелми дә үтеп киткән. Артта калган меңләгән кызыклы вакыйгалар, дәресләр, чаралар белән чыгарылышлыларның мәктәп тормышы төзелгән.

Район башлыгы Александр Шадриков Чүпрәле районы чыгарылышлыларын бәйрәм белән котлады. Бүген ул соңгы кыңгырау чарасына багышланган тантаналы чараларда Кече Чынлы һәм Иске Шәйморза урта мәктәпләрендә катнашты.

-Хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр, укучылар,-дип мөрәҗәгать итте Александр Шадриков.-Бүген сезнең өчен мәктәптә соңгы кыңгырау чыңлый. Сезгә алдагы тормышыгызда уңышлар, теләкләрегезгә ирешүдә көч, хыялларыгызның тормышка ашуын телим. Онытмагыз, кайда гына булсагыз да сез Чүпрәле районы чыгарылышлылары, шушы туфракта, шушы җирлектә тугансыз, белем алгансыз. Аеруча моның өчен әти-әниләрегезгә, укытучыларыгызга рәхмәтле булыгыз. Сез биредә һәрвакыт көтеп алыначаксыз. Бүгенге соңгы кыңгырау сезнең өчен олы тормышка беренче чакыру булып яңгырасын.Хәерле юл сезгә!

Мәктәп директорлары Тәскирә Ибраһимова һәм Илсур Халитов унберенчеләрне бәйрәм белән котлап, аның тантаналы, шул ук вакытта дулкынландыргыч булуын да билгеләделәр. Соңгы кыңгырау белән бергә олы тормыш башлана. Әлеге тормыш юлында югалып калмауларын, уңышлар теләделәр.

Авыл җирлеге башлыклары Әнсар Хәкимов һәм Илһам Бикчуров, «Цильна» җәмгыяте исеменнән Фәргать Хайруллов һәм "Шәйморза" җәмгыяте директоры Рөстәм Әбдриев та чыгарылышлыларга котлау сүзләрен ирештерделәр.Аларның һәркайсы укучыларның теләгән уку йортларында белем алуларын, авылның лаеклы кешеләре булып ирешүләрен җиткерделәр.

Әлбәттә, дулкынлану аралаш, күз яшьләрен күңелләрендә тоеп, әти-әниләр, белем биргән укытучылары да иң изге теләкләрен генә юлладылар.Укучылар исә кадерле кешеләренә рәхмәтләрен шигъри юллар, җырлар аша әйттеләр.

Күк йөзенә аллы-гөлле шарлар очты, мәктәп елларының кайтавазы булып, соңгы кыңгырау чыңлады, укучылар саубуллашу вальсында әйләнделәр.

Чыгарылышлыарның иң җаваплы чоры башлана. Алда БДИнары. Инде 25 майда ук беренче сынауны узасы. Аларның һәркайсына уңышлар, әйбәт нәтиҗәләр теләп, хәерле юл Сезгә, дип калыйк!.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чыгарылышлылар Соңгы кыңгырау"