Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Сулыкларда сак булыйк!

Яңа Кәкерле авылы янәшәсендәге ясалма сулыкта 39 яшьлек ир-ат батып үлгән. Фаҗига 19 июльдә була.

-Авыл халкы сулык янәшәсендәге ир-ат киемнәренә тап була. Югалучыны эзләү эшенә райондагы коткару, 114 номерлы янгын күзәтчелеге бүлеге һәм Буа шәһәрендәге 1 номерлы зонаара эзләү-коткару отряды тартыла. Көн урталарында 1977 елгы Тәлгать Исхаковның гәүдәсе табылды,-ди 114 номерлы янгын сүндерү часте начальнигы, эчке служба подполковнигы Василий Битяков.

Служба җитәкчесе Василий Битяков, район җирлегендә бер генә ясалма сулыкның да коену өчен нормаларга туры килмәвен белдерә. Игътибар итсәгез, сулыклар янәшәсендә "Коену тыела!" дигән кисәтүле язулар да куелган.

2015 ел белән чагыштырганда республикада сулыкларда батып үлүчеләр саны ике тапкырга арткан. Шуларның 10сы балалар. Күпчелек очракта фаҗигаләр авыл җирлекләрендә, коенырга ярамый торган урыннарда, ата-аналарның ваемсызлыгы сәбәпле, теркәлә. Соңгы фаҗига үткән шимбә Буа районында була. Печән әзерләгәндә 10 яшьлек кыз бала суга керә һәм батып үлә. Суның тирәнлеге исә нибары 1 метр була.

Бәхетсезлек очракларын булдырмау максатында Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Чүпрәле районы идарәсе су коенганда сак булырга кирәклеге турында кисәтә. Коену өчен билгеләнмәгән, тирәнлеген белмәгән буаларга кермәскә киңәш итә. -Кояш нурлары астында озак булганнан соң коену көзән җыеруга китерергә мөмкин. Суда озаклап йөзеп талчыгу нәтиҗәсендә дә тәнне көзән җыеру, сулыш алу туктау, аң югалтулар булуы ихтимал.

-Сезнең янәшәгездә су коенганда бәхетсезлеккә тарыган кешеләр күзәтелсә, коткару хезмәткәрләренә мобиль телефон аша "01" яки 112 номерына шалтыратыгыз,- ди служба җитәкчесе Василий Битяков. -Ә иң яхшысы су керәсең килә икән-бассейнга барыгыз.

Моннан тыш, тиешенчә җиһазландырылмаган сулыкларда су коенган өчен 1000-1500 сум штраф яный, шуны да онытмагыз. Һәркемнең гомере үз кулында, имин яшик, исән булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сулыклар батучылар