Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

“Куркынычсыз тәгәрмәч” конкурсының йомгаклау этабы узды

Үткән атнада 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе базасында 9 команда катнашында юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары өчен "Куркынычсыз тәгәрмәч" конкурсының район йомгаклау этабы узды. Конкурс Дәүләт автоинспекциясе оешуга 80 ел тулуга багышланган иде.

Әлеге чарада район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рөстәм Мөхәммәтҗанов, район мәгариф бүлеге мөдире Юрий Мутин, "ТР юл хәрәкәте куркынычсызлыгының фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе" дәүләт учреждениесенең Буа филиалы начальнигы Анна Сергудаева, райондагы ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы Айрат Хуҗиев катнаштылар.

Бу вакыйганы малайлар һәм кызлар аеруча түземсезләнеп көтте, чөнки аңа әзерләнү һәр мәктәптә өзлексез дәвам итте, дисәк тә ялгыш булмас. Хәер, башкача була да алмый: балаларга бит көн саен машина юлы аркылы чыгарга, автобуста яисә әти-әниләре белән бергә автомобильдә пассажир сыйфатында йөрергә туры килә.

ЮХИДИ бүлекчәсе тарафыннан Куркынычсызлык фонды һәм мәгариф бүлеге белән бергәләп уздырылучы "Куркынычсыз тәгәрмәч" конкурсы укучыларда урамда үз-үзләрен дөрес тоту күнекмәләрен формалаштырырга, балаларның транспорт чаралары аркасында юлларда имгәнүен булдырмый калырга ярдәм итә.

Район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рөстәм Мөхәммәтҗанов, юл хәрәкәтенең яшь инспекторларын сәламләп, аларга ярышның барлык этапларында да уңышлар теләде. Конкурста катнашучыларга хәер-фатыйха сүзләре белән мәгариф бүлеге начальнигы Юрий Мутин да мөрәҗәгать итте.

Яшь инспекторлар конкурсы - бик әһәмиятле профилактика чарасы ул. Бүген андый чаралар уздыру бигрәк тә зарури. Ярышларда катнашу балаларга кызыграк булган саен, алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен әйбәтрәк үзләштерәчәкләр һәм урамнарда үзләрен күпкә ышанычлырак хис итәчәкләр.

1 номерлы Иске Чүпрәле, Городище, Уби, Иске Кәкерле, Зур Аксу, Матак, Яңа Уби, Яңа Чокалы, Иске Элмәле мәктәпләренең яшь инспекторлар командалары үз белемнәрен биш: отрядның презентациясе- иҗади, юл йөрү кагыйдәләре һәм медицина буенча тест бирү, велосипедны фигуралы йөртү һәм юл чаты (перекресток) этапларында күрсәттеләр.

Конкурс нәтиҗәләре буенча 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе командасы- 1, Яңа Уби-2, Зур Аксу командасы 3 урынга лаек дип табылдылар. 1, 2, 3 урыннарны яулаган командаларга Дипломнар һәм "ТР юл хәрәкәте куркынычсызлыгының фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе" дәүләт учреждениесенең Буа филиалыннан бүләкләр тапшырылды. Шулай ук, "Юл йөрү кагыйдәләре буенча тест" номинациясендә Яңа Чокалы мәктәбе командасына, "Юл чатында" һәм "Иҗади этап" номинацияләрендә -1 номерлы Иске Чүпрәле, "Велосипедны фигуралы йөртү" номинациясендә- Иске Кәкерле, "Медицина буенча белемнәрне тикшерү" номинациясендә Зур Аксу мәктәбе командасына дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Конкурста актив катнашканнары өчен Иске Элмәле һәм Матак мәктәпләре командалары да бүләкләнделәр.

1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең яшь инспекторлары командасы исә район данын "Куркынычсыз тәгәрмәч" конкурсының республика этабында яклаячак .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс “Куркынычсыз тәгәрмәч”