Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Иске Чүпрәле “Әкият” балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәләр

2 номерлы Иске Чүпрәле "Әкият" балалар бакчасында балаларга юл йөру кагыйдәләре турында белем бирү буенча тәрбиячеләр күп эш алып баралар. Бакчабызда балаларга ныклы белем бирү очен материал җитәрлек.

"Юлда йөри беләсезме?" дигән ачык чара уткәрдек.Бу теманы без кинәттән генә алмадык,чөнки балалар тиздән мәктәпкә чыгып китә,узләренә генә йөрергә туры килгәндә,юл кагыйдәсен истэ тотсыннар ,безнең киңәшләрне үтәсеннәр иде. Юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнсәгез,юл билгеләре белән дус булсагыз ,үрнәк җәяүле булырсыз дибез. Ачык чарада җәяүлеләрнең йөрү кагыйдәләренә,юлны аркылы чыгу кунекмәләренә аеруча игътибар бирдек.Чарада төрле уеннар,шигырләр,җырлар hәм дә ситуатив рәсемнәр буенча да эшләдек.Балаларга бигрәк тә , билгеләрне узләре ясау hәм дэ пазлылар җыю бик ошады.

Бу чаралар балаларның игътибарлыкларын hәм фикерләү сәләтләрен үстерә.Бу темага өйрәтүне тиз генә җиңел генә башкарып чыгып булмый. Бу катлаулы, озак өйрәнелә торган хезмәт.Шуна да без әти-әниләр белән берлектә бала күңеленә әкренләп сеңдерә барырга тырышабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев