Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Иске Шәйморза авылындагы “Кояшкай” бакчасында балалар юл йөрү кагыйдәләре өйрәнә

Иске Шәйморза авылындагы "Кояшкай" балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга юлларда үз-үзеңне хәвефсез тотарга, кирәк булганда тиз һәм дөрес хәрәкәт итәргә өйрәтүче төрле чаралар үткәрелә.

Шуларның берсе "Яшел ут" бәйгесе кысаларында "Адымнар нык, юллар имин булсын" исемле бәйрәм иртәсе үткәрелде. Г.Азизова оештырган бәйрәм иртәсендә әти-әниләр, район ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы Айрат Хуҗиев, Иске Шәйморза урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Илсур Халитов һәм методик куст берләшмәсенең тәрбиячеләре катнашты.

Бакчада үткән иртә вакытында балалар урамда үз-үзләрен тоту күнекмәләрен күрсәтте, транспорт төрләрен аерырга өйрәнде, юл билгеләрен тануны камилләштерде, светофор макеты ярдәмендә юл аша чыгу белемнәрен ныгытты.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү күнекмәләрен тиз генә формалаштырып булмый. Бу шактый катлаулы һәм зур түземлек сорый торган эш . Өйдә, урамда йөргәндә, шөгыль вакытларында һәм башка чаралар ярдәмендә юл йөрү кагыйдәләрен баланың күңеленә сеңдерә барырга кирәк. Бары шул чакта гына юл билгеләре-ышанычлы ярдәмчебез, ә эшебез нәтиҗәле булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл йөрү кагыйдәләре