Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Иске Шәйморза авылы балалар бакчасында "Юл әлифбасы" узды

Иске Шәйморза "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбия эшенең төп юнәлеше булып, "Юл әлифбасы" н өйрәтү, балаларда юлда йөрү күнекмәләре формалаштыру тора. Балаларны юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү өчен без мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлларда үзләрен тоту кагыйдәләренә өйрәтү дәресләре циклы "китабын кулланабыз, махсус укыту планнары...

Мәктәпкәчә тәрбия учрежденияләрендә белем бирүнең төп формасы- шөгыль. Белемнең төпле, нигезле булуы шөгыльләрне ничек уздыруга бәйле. Коры сөйләм яисә һәрдаим кисәтеп торулар белән генә балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча тиешле нәтиҗәләргә ирешеп булмый. Моның өчен бакчада бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган: юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча җиһазландырылган сыйныф , дидактик уеннар, өстәл уеннары ,уенчык машиналар бар, шөгыльләрдә интерактив такта кулланыла. Балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен дөрес үтәү, урамда, транспортта үз - үзеңне дөрес тоту буенча юл йөрү бүлмәсендә төрле сюжетлы, хәрәкәтле уеннар оештырабыз. "Кызыл ,сары, яшел," "Игътибар, җәяүле", "Яшел ут эстафетасы", "Трамвай", "Тукта!", "Юл хәрәкәтен җайга салучының командасы" кебек уеннарны балалар бик теләп уйныйлар. Шөгыль вакытларында балаларны матур әдәбият әсәрләре белән кызыксындырырга тырышабыз. Моның өчен төрле шигырьләр, әкиятләр, хикәяләр кулланабыз. Балалар бигрәк тә Ш.Галиев , 3. Туфайлова, Р. Миңнуллин шигырьләрен тыңларга яраталар. Шулай ук "Салават күпере", " Сабыйга", "Игелекле балачак юлы", "Көмеш кыңгырау" газета - журналларындагы юл кагыйдәләренә багышланган материалларны, "Адымнар нык, юллар имин булсын" методик ярдәмлегендәге тәрбиячеләр иҗат иткән шигырь- әкиятләрне дә үз эшебездә киң кулланабыз.

Соңгы елларда балалар бакчасы тормышында ата-аналар белән эшләүнең күп кенә инновацион формалары барлыкка килде. Шулардан проектлар методы, сәламәтлек һәм куркынычсызлык почмагы, гаиләгә йөрү еш файдаланыла.

Балалар бакчасындада юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү дә ата-аналар берлектә алып барыла. Балаларның белемнәрен ныгыту, системалаштыру максатыннан " Юлда булсаң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел" кебек темаларга җыелышлар үткәрәбез., балалар өчен әти-әниләр ярдәмендә "Урамда үзеңне тоту кагыйдәләре; "Транспортны күзәтү", "Юлны аркылы чыгу урыны", "Трактор ремонтлау остаханәсенә" экскурсияләр оештырабыз. Шулай ук "Бала транспортта", "Игътибарлы бул, юлда балалар!", "Юлда да акыл кирәк!" темаларына консультацияләр, әңгәмәләр уздырабыз. Әти-әниләребез- юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча җиһазландырылган бүлмәне тәртиптә тотуда да, яңа материаллар белән тулыландыруда да беренче ярдәмчеләребез.

Балалар тормышын күңел ачу кичәләреннән, бәйрәмнәрдән башка күз алдына китереп булмый. Әти-әниләр,балалар, ЮХИДИ инспекторлары катнашында "Без акыллы, дус һәм көчле", "Юлда уяу булыгыз!", " Әтием-горурлыгым" кебек күңел ачу кичәләре, бәйрәмнәр уздыру да бик күңелле булды.Алар балаларда күтәренке кәеф тудырырга һәм аң-белем дәрәҗәсен үстерергә дә ярдәм итә.
Һәр эшләгән эшнең дә нәтиҗәсе була. Озак еллар дәвамында үткәрелеп баручы "Яшел ут"кысаларында оештырылган бәйгеләрдә призлы урыннар алып киләбез. Соңгы елларда юл йөрү кагыйдәләрен бозу очраклары теркәлмәде.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү күнекмәләрен тиз генә формалаштырып булмый. Бу- шактый катлаулы һәм зур түземлелек сорый торган эш. Әти-әниләр белән кулга-кул тотынышып, дусларча аңлашып эшләгәндә һәм яшәгәндә генә бар авырлыкларны җиңеп, өйдә, урамда, шөгыль вакытларында һәм башка чаралар ярдәмендә юл йөрү кагыйдәләрен баланың күңеленә акрынлап сеңдерә барырга кирәк. Бары шул чакта гына юл билгеләре - ышанычлы ярдәмче, ә эш нәтиҗәле була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев