Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Ике чүпрәленең автомобиль йөртү таныклыгы алу сроклары тагын ел ярымга озайтылды

Автотранспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителүчеләр таныклыкларын автоинспекциягә тапшырырга тиешләр.

Бүген Татарстанда дүрт меңнән артык шундый "права" законсыз рәвештә хуҗаларының кесәсендә йөри. Безнең районда да андыйларның саны дистәгә якын. Республиканың баш автоинспекторы Рифкать Миңнеханов китергән мәгълүматларга караганда, былтыр транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында судлар тарафыннан 12 меңләп карар кабул ителгән, 4,5 меңләп кеше исә йөртү таныклыкларын тапшырмаган. Йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән шоферлар өч көн эчендә мөстәкыйль рәвештә ЮХИДИ бүлекләренә таныклыкларын тапшырырга тиеш. Димәк, андый шоферлар үз бурычларын белеп бетерми. Ә бит праваның алыну вакыты бары тик ГАИга таныклыкны тапшырган көннән башлана. Районда яшәүче ике шофер машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгәч тә, 1,5 ел дәвамында праваларын автоинспекциягә тапшырмыйлар, хәзер аларның таныклык алу сроклары тагын ел ярымга озайтылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: таныклык алу сроклар