Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Җәяүлегә тиешле урында юл бирмәгән транспорт хуҗалары штрафка тартыла

2015 елның 1 июленнән караңгы вакытта юлларда йөрүче җәяүленең киемендә яктылыкны чагылдыручы элементлар булу мәҗбүри, дип законга өстәмә кертелде.

Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.18 нче маддәсендә бәян ителгәнчә, җәяүлегә тиешле урында өстенлек бирмәгән транспорт хуҗаларына 1500 сум күләмендә штраф карала.Шул ук кодексның 12.29 нчы маддәсендәге 1 нче өлештә юл да йөрү кагыйдәсен бозган җәяүле дә җавапка тартыла, яисә 500 сум күләмендә штраф салынуы турында әйтелә. Район территориясендә үткән ел 116 җәяүле административ җаваплылыкка тартылды. Әле яңа ел башланырга да өлгермәде, саксызлык аркасында гөрләтеп яшәргә тиешле берүнең гомере өзелде һәм икенче берәү тән җәрәхәте алды. Исегездә тотыгыз! Юл йөрү кагыйдәләре нигезендә җәяүлеләр автотранспорт юлларын бары тик махсус билгеләнгән урыннарда гына (зебра) чыгарга тиеш. Тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләрнең киемендә яктылыкны кире кайтаручы элемент (мәсәлән, браслет) булырга тиеш. Машина йөртүчеләрнең дә җәяүлеләргә карата игътибарлырак булулары сорала. Балалар белән урамда йөргәндә дә аларга үрнәк булыгыз, кагыйдәләрне бозмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: штрафлар