Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Чүпрәледә тугыз машина хуҗасы рәшәткә артына утырды

Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 20.25 статьясы нигезендә административ штраф законда каралган срокта түләнми икән, ул сумманың икеләтелгән күләмендә, әмма бер мең сумнан да ким булмаган штраф салына, я 15 тәүлеккә кадәр кулга алына яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшкә билгеләнә.

Закон нигезендә штрафны 70 көн эчендә түләргә кирәк. Бүгенге көнгә кадәр ЮХИДИнең район бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан шундый 34 шоферга карата административ протокол төзелеп судка жибәрелде. Шуларның алтысына штрафлар суммасын ике тапкырга арттырып түләтү каралды, тугыз машина хуҗасы рәшәткә артына утырды һәм дүрт шофер мәҗбүри эшкә тартылды. Мондый күңелсезлеккә дучар булмас өчен штрафларыгызны ЮХИДИ бүлекчәсеннән һәм интернет челтәреннән белешеп торырга кирәк,- ди автоинспекциянең пропаганда буенча инспекторы Айрат Хуҗиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хокук бозучылар