Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Чүпрәледә “Игътибар —балалар!” дип исемләнгән профилактик чара узды

2015- 2016 уку елы башланыр алдыннан, 15 августтан 14 сентябрьгә кадәр Чүпрәле районы буенча РФ Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ хезмәткәрләре "Игътибар -балалар!" дип исемләнгән профилактик чара үткәрде.

Балалар катнашында юл- транспорт фаҗигаләрен булдырмау, укучылыр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны кисәтү аның төп максаты итеп куелды. Хөрмәтле ата- аналар! Уку башланды, бу чор сезнең балаларыгыз өчен аеруча җаваплы. Чөнки мәктәптән тыш аларга урам юлларында һәм җәмәгать урыннарында да булырга туры килә. Шуңа күрә инспекция сездән балаларгыгызга карата үтә дә игътибарлы булуыгызны сорый, юл кагыйдәләрен үтәүдә үзегез үрнәк булыгыз, урамда ничек йөрергә, транспортта (скутерда, велосипедта, автомобильдә) сак булырга, саклык каешын тагарга өйрәтегез. Исегезгә төшерәбез, 12 яшькәчә балаларны машина салонында махсус җайланмасыз йөрткән өчен Россия Федерациясенең административ хокук бозулар Кодексының 12.23 маддәсе, 3 бүлеге нигезендә 3000 сум штраф салына. Җәяүлеләргә юл бирмәгән өчен штраф күләме 1500 сум. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган балалар да игътибарсыз калмый. Аларга махсус карточкалар төзелә һәм укыган мәктәпләренә җибәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Игътибар —балалар!” дип исемләнгән профилактик чара