Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Чүпрәледә дүрт шофер мәҗбүри эшкә тартылды

Агымдагы елның узган чорында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штраф акчасын вакытында түләмәгән 77 шоферга карата административ материал төзелде һәм төрле җәзага тартылды.

Җәмәгать суды гаепле шоферларның штраф күләмен ике мәртәбә арттырудан тыш, дүртесенә карата мәҗбүри эшкә тарту карары да чыгарды. Штрафлар белән шаярырга ярамый, суд тарафыннан билгеләнгән бурычны вакытында түләмәгән кешеләрне җитди җәза көтә. Андыйларны заманча компьютер техникасы белән эш итүче автоинспекторлар бик тиз эзләп таба һәм аларны тагын да катырак җаваплылыкка тартачаклар. Закон белән шаяру хокук берәүгә дә бирелмәгән, аннан читләшеп калучылар да әлегә очраганы юк,- ди ЮХИДИ нең пропаганда буенча инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Айрат Хуҗиев.

Яктырткыч элементлар гомерне саклап калырга мөмкин
Тәүлекнең караңгы вакытында юлда йөргәндә бигрәк тә сак булырга кирәк. Шуның өчен җәяүлеләрнең киемендә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булырга тиеш.

Исегезгә төшерәбез, моннан берничә ел элек РФ Административ хокук бозулар кодексынддагы юл йөрү кагыйдәләренә тәүлекнең караңгы вакытында торак пунктлардан читтә юл кырыеннан барганда җәяүлеләрнең яктылык кайтаргыч элементлары булган киемнән яки машина йөртүчегә күренердәй шундый берәр әйбер тоткан булуларын мәҗбүри итеп куйган үзгәрешләр кертелгән иде. Без хәтта торак пунктларда да моны, һичьюгы, ачык төстәге киемнән йөрүне киңәш итәбез. Мондый яктылык кайтаргыч элементлар булганда машина йөртүче, якын ут белән барганда, җәяүлене 200 метрдан күрә. Ә ул элементлар булмаганда, 50 метрдан гына. Аларны куллану җәяүлеләрне бәрдерү очракларын 65 процентка киметә. Бу кагыйдәне бозган, ягъни караңгы вакытта яктырткыч элементларсыз йөргән өчен кисәтеп кенә калмыйлар, ә 500 сум күләмендә штраф та салырга мөмкиннәр икәнен дә истән чыгармаска кирәк. Көн озынлыгы кыска һәм һава шартлары начар вакытта, игътибарлылык аеруча артырга тиеш. Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, бу чорда аварияләр, аларда үлүчеләр саны 30 процентка арта. Ә үлем очракларының 70 проценты караңгы вакытка туры килә. Хөрмәтле ата- аналар, монда сезнең дә игътибарлы булуыгыз сорала, балаларыгызга юлда йөрү кагыйдәләрәрен үтәп, сак булырга кирәклеген кат-кат аңлатсагыз иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шофер Мәҗбүри эш