Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Чүпрәледә 118 җәяүлегә административ протокол төзелгән

Уку елы башланыр алдыннан балаларның юлларда, транспорт чараларын идарә иткәндә имгәнүләрен кисәтү максатында республикада 15 августтан 15 сентябрьгә кадәр "Игътибар, балалар!", дип исемләнгән профилактик чара уздырыла.

Быелның җиде аенда Татарстан юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 302 юл фаҗигасе теркәлгән. Һәлакәтләрдә ун бала һәлак булган, 308 бала төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәте алган.

Районда юл йөрү кагыйдәләрен бозган 118 җәяүлегә, хәвефсезлек каешларын эләктермәгән 474 кешегә, җәяүлегә юл бирмәгән 52 шоферга карата административ протокол төзелгән.

-Айлыкны үткәрү дәвамында автоинспекторлар бигрәк тә 12 яшькә кадәрге балаларның махсус утыргыч белән тәэмин ителүенә һәм аларның юл аша чыкканда кагыйдәләрне төгәл үтәүләренә игътибар итәчәкләр,- ди ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы Айрат Хуҗиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җәяүлегә административ протокол төзелгән